Ландыш Юдина:
– Минем баламны нәрсә көтә, башта үземдә тоеп карадым. Әгәр мин үзем БДИне үтсәм, файдалы булачак, күп вакыт узса да, мин бу процедураны үтеп, баламны бераз тынычландыра алачакмын, курыкмаска өйрәтәчәкмен.
Артык кыенлыклар юк. Иң мөһиме – инструкцияне саклау. БДИгә әзерләүче укытучыларга теләгем бар, балаларны психологик яктан уңай якка әзерләргә, куркытмаска кирәк.
Имтихан чын булмаса да, хәтта ата-аналар өчен дә оештыручылар бернинди искәрмә ясамадылар. БДИдә аларның балалары ниләр кичергәннәрен олы кешеләр аңлар өчен эшләнелде. Барлык процедура чынбарлыкка якын иде: инструктаж, теркәлү, металл эзләүче аша үтү, күзәтүчеләр, элемтә чараларын тыю, имтихан барышын видеокүзәтү. Ата-аналар аудиториягә бары ручка һәм паспорт белән керделәр. Тест кыскартылган программада үтте. Биремнәрне үтәргә кырык минут бирелде, регламент шундый иде. Дулкынланган өлкәннәр шунда ук фикерләрен җыя алмадылар, күп сораулар бирделәр.
Аудиторияне оештыручы, Яңа Маҗын төп белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы Ольга Титова сынаулардан соң шуны билгеләп үтте: аудиториядәге атмосфера балалар биргәндә кебек булмады. Укучылар артык сораулар бирмиләр, алар әзерлекле киләләр һәм бланкларның ничек тутырырга кирәген беләләр. Билгеле инде, ата-аналар моны белми, шуңа сораулар күп булды.
БДИдән соң ата-аналар үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр.
Лилия Яруллина:
– Минем улым унберенче сыйныфны тәмамлый. Шуңа күрә бу процедураны үземдә сынап карыйсым килде. Минем фикеремчә, гаилә БДИгә әзерләнү процессында катнашырга тиеш. Әлбәттә, бөтен биремнәрне үтәргә вакыт җитмәде. Иң авыры сочинение язу булды. Миңа калса, ул балалар өчен дә авыр. Әлбәттә пробный БДИләрне үткәрергә кирәк, әмма алар түләүле булмасын иде.