Бөек Ватан сугышы-илебез өчен иң авыр сынауларның берсе, дип искә ала Воровский поселогында яшәүче Мирзарип Мирзахан улы Мирзаханов. Бу дәһшәтле сугышта туганнарын, аталарын, абый- энеләрен югалтмаган гаиләләр сирәктер. Аның туган авылы Актаныш районы Усы авылыннан 100дән артык кеше яуга китә, шуларның яртысы гына туган авылына кире әйләнеп кайткан. Хәзер инде районыбызның бик күп авылларында сугыш ветераннары да калмады.
Мирзарипны 17 яше тулу белән армиягә алалар, ул япон самурайларына каршы көрәшә, аларны тар- мар итүдә катнаша. Армиядән туган авылына 1952 елда гына, ягъни сигез елдан соң гына кайта. Сугыштан кайту белән районыбызның Воровский совхозына күчеп килә. Воровский исемендәге совхозда кирпич заводында эшли башлый. Заводта 12 ел эшләгәннән соң совхозда балта остасы булып эшли башлый. Эшкә шәп, кулга оста Мирзарип, аның кулыннан килмәгән эше булмый. Столярлык цехында хуҗалыкка нәрсә кирәк шуны эшләгән: ферма торакларына тәрәзә ясаумы, арба, чана ремонтлаумы барысында ул башкарган. Фархиямал апа белән өч ул тәрбияләп үстергән. Иң әрнеткәне, үкенечлесе шул: бер улы Мансур әфган сугышында катнашкан, икенче улы Мөнәвир авылда фермада хезмәт куйган. Алар икеседә бик яшьли вафат булган, хатыны Фәрхиямалның вафатына да шактый еллар узган. Язмыш адәм баласына сынауларны өстәп кенә тора икән. Бу фаҗигалар аны нык тетрәндергән, әмма өмет ышанычлары какшамаган. Шулай булса да бирешми Мирзарип ага, әле дә үз аңында үз өендә көн күрә ветеран. Авылда улы Марсел һәм килене Надеҗда бар, аларга да килеп йөри ул.