Аюның үз маягы

2017 елның 10 марты, җомга

 “Органик групп-Минзәлә” агро-фирмасы “Якты юл” хуҗалыгы савымчысы Татьяна Колпакова терлекчелек тармагындагы уңышлары белән райондашларга яхшы таныш. Ул һәр көн таң белән фермага ашыгып, барлык технологик таләпләрне төгәл үти, мул савым алуга ирешә.Уңган савымчы узган ел үз группасындагы сыерлардан барлыгы 2942 центнер сөт савып алып район савымчылары арасында дүртенче урынны яулады. Татьяна бүгенге көндә үз төркемендәге сыерлардан барысы 800 килограммга якын сөт савып ала. Булдыклы ханымның ире Сергей да авылда алдынгы механизаторлардан санала, хуҗалыкта ул иске генә Т-4 тракторын иярли, язын дым каплата, чәчү чәчә, көзен ул тагы чәчү эшләрендә катнаша. Татьяна уңган хатын, матур гаилә әгъзасы тормыштан һәм эштән тәм табып эшли. Татьяна тормыш иптәше Сергей белән өч ул тәрбияләп үстерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International