Кыш көне дә кыяр үстерә алар

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Берничә ел кыяр үстереп, та­быш алып эшләгән Яңа Тәкермән авылындагы әлеге гаиләнең өен табу кыен булмады: авылның үзәк урамының иң башында ике катлы кирпичтән эшләнгән бик матур өй һәм төзелә башлаган тепли­цалар әллә каян күренеп тора. Безне Марат Фәррахов үзе кар­шы алды. Гадәттә, яшьләр юга­ры уку йортын тәмамлаганнан соң, шәһәрдә төпләнеп калыр­га тырыша. Әмма Фәрраховлар гаиләсенә килгәндә, бөтенләй башкача: университет һәм инс- титут тәмамлап, тизрәк Яңа Тәкермән авылына кайту турын­да хыялланганнар алар.

Әтиләре белән киңәшләшеп теплицада кыяр үстерергә ка­рар кылалар. Авыл мохитендә үскән Гүзәлгә әлеге фикер ошый һәм ире Марат белән эшне баш­лап җибәрәләр. Теплицада кыяр үстерү яшелчәлекнең иң актив тармагы. Башта данлыклы төзүче әтиләре Фирдәвис Сафин белән бергә аның төп нигезендә 20 сутый җиргә капиталь теплица төзиләр, теплицаның өстен поли­карбонат белән ябалар, һәрбер кыярның төбенә тамчылап су сибү системасын көйлиләр. Як­тылыкны күп бирә торган лам­почкалар эләләр.

Теплица эченә газ кертеп, җылылык сузалар, тиешле тем­пература булдыралар, 16 кубо­метр су сыешлы ике зур бочка урнаштыралар. Ишек алдына кыярларга су сибү өчен 10 метр тирәнлектә скважина казыта­лар, 3,5 мең төп кыярны үстерү өчен нинди көч таләп ителгәнен белсәгез иде. Кыш көне кыяр үстерү өчен көндезге темпе­ратура 21 градус, төнлә белән 18 градус булырга тиеш икән. Кыярның безнең якларга яра­клашкан, күләгәдә үсә торган, чыдам сортларын гына утырта­лар. Кыяр үстергән вакытта алар иртән иртүк, ягъни төнге икедә үк торып карыйлар, тәрбиялиләр. Җитешкән кыярларны көн аралаш җыеп, тартмаларга тутыралар, аннары Марат кыярларны Чаллы шәһәрендәге кибетләргә илтеп бирә. Көн аралаш кибетләргә 300 кило кыяр озаталар. Белгән кешеләр якын-тирәдәге авыл­лардан да килеп алалар аларның кыярларын. Аларның кыярла­ры шундый тәмле, ачык грунтта үскән диярсең. Чөнки алар тепли­цада үскән кыярларына бернин­ди ашлама кертмиләр. Бу тырыш затлар, үзләре генә өлгермәгәч, ике кешене эшкә яллаган. Кыш көне яшел суганны кыякка да үстерәләр Кыяр үстерергә үзләренең җиде яшьлек кызы Самира да ярдәм итә, чүп утый, лейка белән су сибә, кыярларның мы­екларын кисә. Узган ел бу гаилә үзләренең йорт тирәсендәге 50 сутый җирне алып, теплица кора башлаганнар, аны быел төзеп бе­тереп, тагы 4-5 кешегә эш урыны булдырачаклар.

Бу уңган эшмәкәрләр тепли­цада кыяр гына үстереп калмый­ча, төрле сортлы помидор, бо­рыч, кәбестә, кавын, баклажан үсентеләре, чәчәк рассадалары үстерәләр. Чәчәк рассадаларының ниндиләре генә юк: виола, бар­хатцы, сальвия, петуния, төрле сортлы күпьеллык чәчәкләр, канәферләр һәм башкасы.

Теплица үзе дә зур чыгымнар сорый икән, кышкы айларда газ һәм электр өчен 50 мең сумнан артык акча түлиләр.

Марат Фәррахов:

– Безнең өчен иң мөһиме – үзебезнең клиентларны югал­тмау, Чаллы шәһәре һәм күрше- тирә авыл халкын сыйфатлы про­дукция белән тәэмин итү.

Һәр эш күп көч, түземлек һәм тырышлык таләп итә. Керем алыр өчен ал-ял белми эшләргә кирәк һәм шунда гына үз өлешен бирәчәк. Шулай да үзгәрешләрдән, кыенлыклардан куркырга түгел, үзеңә ышанырга кирәк. Өстә язылганнарның барысы да моңа ачык дәлил булып тора.

– Минзәләдә һәм Тукай рай­онында әлеге төр бизнес белән шөгыльләнүче бер без генә түгел, әмма а ларны көндәш итеп санамыйбыз. Без бит турыдан- туры үзебездәге куллану базары өчен эшлибез. Чит ил продукци­ясен киштәләрдән кысырыклап чыгару өчен җитештерүне тагы да арттырырга тиешбез.

Кыяр үстерү серләре

Кыяр үстерергә алар интернеттан һәм Чаллы кәгазь-катыргы комбинатының теплицасында эшләүче Любовь Яковлевдан өйрәнгәннәр. Кыярның орлыкларын Мәскәү шәһәреннән кайтартып, Раис, Атаман, Геракл сортларын утырталар, кечкенә савытларга кыяр орлыклары чәчеп үстергәннәр, аннары теплицага күчереп утыртканнар. Теплица эченә тирес, көл кертеп калдырганнар. Быелдан башлап яңа технология кулланып эшли башлаганнар, горшокларда үскән кыяр үсентеләрен 20 литр сыешлы полиэтилен капчыкка күчереп утыртканнар. Капчыкка кара балчык, пычкы чүбе, торф һәм көнбагыш түбе( подсолнечная лузга) салып болгатканнар. Хәзер капчыкларга көн аралаш бер литр су сибәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International