Чаллыга якын урнашканлыктан, авылга читтән кайтып төпләнүче кешеләр күбәйде. Алар арасында яшь чагында авылдан китеп, лаеклы ялга чыккач кайтучылар да, бөтенләй чит яклардан килеп урнашучылар да, башка милләт кешеләре дә бар. Шуны күздә тотып, ветераннар советы авылның үз йөзен саклап калу өчен үзләренә хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне пропагандалауны, яшьләргә патриотик, әхлак һәм эстетик тәрбия бирүне максат итеп куйды. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен без, өлкәннәр, клуб, мәктәп, авыл җирлеге белән бердәмләшеп эшләргә булдык. Түбән Тәкермән клубы каршында ветераннар ансамбле оештырылуы – шуның бер чагылышы. Әлеге ансамбль хезмәт кешеләренә хөрмәт күрсәтеп, яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүдә дә зур роль уйный. Быелгы урып-җыю чорында ансамбль механизаторлар янында басуда чыгыш ясады. Аларның чыгышы “Яңа гасыр” телеканалында “Туган җир” тапшыруында авыл хезмәтчәннәрен зурлаганда күрсәтелде. Ветераннар ансамбле Югары Тәкермән клубы каршында да оештырылды. Алар әзерләгән “Яшьлегем мизгелләре” дигән әдәби-музыкаль композицияне авыл халкы җылы кабул итте. Ансамбльгә җитәкче билгеләүдә клуб хезмәткәрләренең булышлыгы кирәк.
Шунысы куанычлы, җирлектәге өлкән буын кешеләре актив тормыш белән яшиләр. Авылда үткәрелгән чаралардан читтә калмыйлар: сәхнәгә дә чыгалар, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Шундыйлардан Гимастиновлар, Сахабиевлар, Антиповлар гаиләләре, В.Кәшбиев, Х.Хафизова, Н.Рах- манов, Г.Авзалованың исемнәрен атап үтәсе килә.
Җирлектә гөрләп эшләп торучы мәктәп, балалар бакчасы бар. Мәктәп коллективы сугыш һәм хезмәт ветераннары белән тыгыз элемтәдә тора. Өлкәннәр катнашында яшь буынга тәрбия бирүче чаралар, кичәләр еш үткәрелеп тора. Мәктәптә авыл тарихы музее эшләп килә.
Ветераннар советы җирлектәге өлкәннәрнең тормыш-көнкүреш шартлары турында кайгыртуны, аларга медицина хезмәте күрсәтүне, ветераннарның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә күздә тота. Ике авылда да өлкәннәребезнең тормыш- көнкүреш шартлары канәгатьләнерлек. Ике авылда да медпункт эшли. Медиклар Ә.Сәлимова, А.Шакирова ачык йөзле, тәмле телле, ярдәм таләп ителгәндә һәрчак янәшәбездә.
Даими ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәр белән социаль хезмәткәр И.Абдуллина эшли. Үз карамагындагы өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп ике авылда да мәчет эшли.Түбән Тәкермән авылындагы мәчеткә узган ел өлкәннәр көче белән косметик ремонт ясалды, яңа мебельләр алынды. Әлеге эшне башлап йөрүче Х.Сахабиевка авылдашлар рәхмәтле. Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, “Тәкермән” хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Мәүҗиев өлкәннәрне һәрвакыт игътибар үзәгендә тота, тиешле ярдәм күрсәтә.
Алдагы көннәргә планнар белән яши безнең ветераннар советы. Әйтик, яшьләргә патриотик, әхлак тәрбиясе бирү, җирле традицияләрне, гореф-гадәтләрне пропагандалау максатыннан Югары Тәкермән клубы каршындагы ветераннар ансамбленең эшен җанландыруны, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан бюджет учреждениеләрендә эшләп лаеклы ялга чыгучыларның фотолары урнаштырылган стенд төзү, авыл тарихы музеен тулыландыруда булышлык итүне максат итеп куйдык.
42 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, 12 ел мәктәп директоры булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны, хәзерге вакытта ветераннар советын җитәкләүче Зөлхидә Мәхдүмовнаны Югары Тәкермән авыл җирлегендә олысы-кечесе хөрмәт итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, 5 ел ветераннар советын җитәкли. Авылның үз йөзен, традицияләрне саклап калуга зур өлеш кертә. Югары Тәкермән авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында күпьеллык тырыш хезмәте, актив тормыш позициясе өчен Зөлхидә Фәррахова район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде