Дилфас ГАЛИЕВ
Биредә хезмәт куючы эшчеләрнең күбесе шушы авылдан. Мондагы фермадагы эшкә шушы авылдан ирле-хатынлы Рания һәм Олег Пахомовлар зур булышлык күрсәтәләр. Аларны Чаллы шәһәрендәге эшләреннән аерып җирлек башлыгы Хәлил Нәбиуллин һәм ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Рамил Биктимеров чакыртып кайтара. Алар Олегның туган авылына кайтып төпләнәләр, кыска гына вакыт эчендә зур өй салып керәләр.
Мортыш Тамак фермасында бозау караучы Олег белән Рания биредә күптән түгел генә хезмәт куя башлауларына карамастан, эшне бик тиз үзләштергәннәр. Бу ике уңган хуҗалыкта булган фермалардан китерелгән 55-60 килограммлы бозауларны 160 килога җиткереп башка төркемнәргә озата. Алар карамагындагы 110 баш бозау матур, сау-сәламәт булып үсәләр. Бүгенге көндә алар һәр бозаудан 700 граммнан артык үсеш алалар. Булдыклы хезмәтчәннәр бозауларга солы пешереп ашаталар, катнаш азык, сенаж бирәләр, салам-печәннән өзмиләр. Эшебезне яратып башкарабыз, үзебезнең ихатадагы сыман бозауларны тәрбиялибез, – ди Пахомовлар. Үз эшләреннән һәм хезмәткә түләү тәртибеннән канәгать алар.
Хуҗалыкның маягы алар
Үзара салым – ул игелекле эшләр һәм үзебез яши торган территориягә өстәмә инвестицияләр
Фәрит Мөхәммәтшинның районга визиты хакында газетаның 2 нче битеннән укыгыз.
Югары Тәкермән җирлеге Яңа ел чыршысын бизәү буенча үткәрелгән республика конкурсында безнең зонада беренче урынга чыкты. Моның өчен җирлек башлыгы Алия Шәриповага диплом һәм акчалата премия тапшырылды.Дилфас Галиев