саннар
2016 ел башына районда 28832 кеше яшәгән. 2016 ел дәвамында дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнар 4550 гариза тапшырган. Районда 13800 кеше (районда яшәүче халыкның 47,9% ы) социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Шушы отчет чоры эчендә федераль, республика бюджеты хисабыннан район халкына 101 млн 137 мең 345 сум акча сарыф ителгән.
Иң күп сумма пенсионерларга – 22 млн 266 мең 972 сум (2015 елдагыга караганда 1 млн сумга якын артыграк); балалы гаиләләргә – 21 млн 948 мең 636 сум; хезмәт ветераннарына – 19 млн 044 мең сум һ.б. шундый түләүләр
2016 елдагы эшчәнлек турында доклад белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоы Татьяна Сәмигуллина чыгыш ясады. Хезмәт базарындагы киеренкелек бер урынга 1,13 кеше тәшкил иткән. Узган елда үзәккә 514 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 345е эшкә урнаштырылган. Соры базар мөнәсәбәтләрен легальләштерү уңышлы узган – 774 хезмәт килешүе ачыкланган. Чыгышта шулай ук вакансияләр ярминкәсен уздыру, җәмәгать эшләрен һәм вакытлыча эшләрне оештыру, инвалидларны эшкә урнаштыру, мәшгульлек үзәге эшчәнлегендәге башка юнәлешләр һәм прог- раммаларны тормышка ашыру нәтиҗәләре телгә алынды.
Социаль яклау бүлеге 29 нчы компенсацияләр түләү бүлеге, халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, “Тургай” приюты, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеген контрольдә тота. Бу коллективларда төрле һөнәр ияләре үзенчәлекле контингентка (өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, имин булмаган гаиләләр) хезмәт күрсәтү белән бәйле үтә дә катлаулы, җаваплы эш башкаралар.
Татьяна Мясникова, социаль яклау бүлеге начальнигы:
– Соңгы елларда бүлекнең эшчәнлеге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшәүче гражданнарга социаль ярдәм” программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Иң мөһиме – бүгенге көндә социаль яклау бүлеге эшчәнлеге дәүләт хезмәтләренең сыйфатлы һәм һәркем файдаланырлык, адреслылык принцибын көчәйтү, бюджет чараларын максатчан файдалануга һәм ведомствоара аралашуның нәтиҗәле булуына юнәлтелгән.
Татьяна Вахрушева, «Умырзая» тернәкләндерү үзәге директоры:
– 2016 елда районда 141 инвалид бала (район балаларының 2% ы) булган. 2016 елдан башлап учреждениедә 38 койка-урын санала (узган еллар белән чагыштырганда учреждениедә 7 урын кимеде). Отчет елында үзәктә 336 балага хезмәт күрсәтелде (шуларның 163 е – башка район балалары), стационар бүлектә 46551 хезмәт күрсәтелде.
Узган отчет елында “Тургай” учреждениесендә 106 балага һәм үсмергә хезмәт күрсәтелде, шуларның 93,8% гаиләләргә кайтарылды. Биредә башлыча хезмәт һәм физик тәрбиягә өстенлек бирелә.
Халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Марина Макарова сүзләренчә, үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше – балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү. Безнең районда 365 гаилә “күпбалалы” статусы алган. 2017 ел башыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль куркыныч тудыручы һәм авыр тормыш хәлендә калган 10 гаилә учетка куелган. Ел дәвамында 17 гаилә учеттан төшерелгән (13 гаиләдә – уңай якка үзгәреш бар).
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты үзебезнең район гражданнарына хезмәт күрсәтү белән беррәттән, Татарстанның башка районнарыннан да халыкны кабул итә. Бүгенге көндә анда 59 кеше (шуларның 20 се – хатын-кызлар) яши. Иң өлкәненә – 98 яшь, иң яше 23 яшьтә.
Утырыш ахырында социаль яклау бүлеге начальнигы Тать- яна Мясникова төп бурычны билгеләде – халыкка дәүләт хезмәтләрен сыйфатлы итеп җиткерү, шулай ук утырышта катнашучы җитәкчеләргә һәм коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Күләмле чарада катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, социаль яклау бүлегенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, үз эшләренең остасы булган җитәкчеләр һәм бердәм команда белән килешеп эшләү нәтиҗәсендә халыкның иң сизгер, игътибарга мохтаҗ катламы белән эшне оештыруга системалы якын килү булдырылуын ассызыклады.
Җыелыш ахырында тармакта эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.
Илгизәр Шагалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе:
– Безнең ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә карата битараф булмас- ка – сезнең эштә иң мөһиме шул. Сезнең фидакарь хезмәтегез эш хакы алу өчен түгеллеге шиксез, чөнки мондый җаваплы хезмәттә кеше язмышына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләрнең генә эшләве бәхәссез..png)