Дифиза Н У РИЕВА
Гражданнарны пенсия белән тәэмин итү буенча проблемалар юк, эш системалы рәвештә төгәл алып барыла. Моның шулай булуы Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча пенсия фонды идарәсе уздырган отчет җыелышында чыгыш ясаган идарә начальнигы урынбасары Нэля Бикеева чыгышыннан да аңлашыла. Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев та идарәнең эшенә уңай бәя бирде. Соңгы елларда авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да пенсия фондына карата халыктан сорау һәм шикаятьләрнең булмавы моңа дәлил булып тора диде ул. Док- ладтан күренгәнчә, узган ел пенсия фондына 16 мең мөрәҗәгать кергән, бу – һәр икенче минзәләле идарәгә килгән дигән сүз. Пенсия вакытында кайта, ел дәвамында индексацияләнә. Әйтик, агымдагы ел башында гына да һәр пенсионерга үз пенсиясенә өстәмә рәвештә бер тапкыр түләнә торган 5000 сум күләмендә акча кайтты, ә 1 февральдән пенсиянең иминият өлеше 5,4%ка индексацияләнде.
Проблемалар да юк түгел. Минзәлә һәм Мөслим районнары авыл хуҗалыгы тарма гы белән шөгыльләнүче районнар. Минзәлә районындагы эш яшендәге халыкның 14%ы авыл хуҗалыгында хезмәт куйса, Мөслимдә – 45%. Агрофирма, хуҗалыкларның хезмәт кешесенә вакытында хезмәт хакын түләмәве бер проблема булып торса, пенсия фондына иминият взносларын түләмәү, шул рәвешле күп суммада бурыч җыелу янә бер проблеманы китереп чыгара. Шул рәвешле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең пенсия фондына ике районга бергә 38 млн сум бурычы бар. Кайбер шәхси эшмәкәрләр дә взносларга күз йома.
Штраф, пеня, иминият взнослары буенча бурычларны кайтару буенча суд приставларының Минзәлә бүлекчәсе әлеге гражданнарга каршы катгый чаралар күрә. Әйтик, бурычлының шәхси счетларына блокировка ясала, мөлкәтенә арест салына ала. Шул рәвешле узган ел пенсия фонды файдасына суд приставлары тарафыннан 11 млн сум бурыч кайтарылган. Иминият взнослары буенча бурычларны киметү эшен алга таба тагын да көчәйтергә дигән бурыч куелды җыелышта.
ТР буенча пенсия фонды идарәсеннән килгән вәкил Алсу Исмагилова пенсия фондындагы яңалыклар белән таныштырды. Соңыннан Минзәлә һәм Мөслим районнары идарәсендә озак еллар фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрләргә РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе кул куйган Рәхмәт хатларын тапшырды. гы белән шөгыльләнүче районнар. Минзәлә районындагы эш яшендәге халыкның 14%ы авыл хуҗалыгында хезмәт куйса, Мөслимдә – 45%. Агрофирма, хуҗалыкларның хезмәт кешесенә вакытында хезмәт хакын түләмәве бер проблема булып торса, пенсия фондына иминият взносларын түләмәү, шул рәвешле күп суммада бурыч җыелу янә бер проблеманы китереп чыгара. Шул рәвешле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең пенсия фондына ике районга бергә 38 млн сум бурычы бар. Кайбер шәхси эшмәкәрләр дә взносларга күз йома.
Штраф, пеня, иминият взнослары буенча бурычларны кайтару буенча суд приставларының Минзәлә бүлекчәсе әлеге гражданнарга каршы катгый чаралар күрә. Әйтик, бурычлының шәхси счетларына блокировка ясала, мөлкәтенә арест салына ала. Шул рәвешле узган ел пенсия фонды файдасына суд приставлары тарафыннан 11 млн сум бурыч кайтарылган. Иминият взнослары буенча бурычларны киметү эшен алга таба тагын да көчәйтергә дигән бурыч куелды җыелышта.
ТР буенча пенсия фонды идарәсеннән килгән вәкил Алсу Исмагилова пенсия фондындагы яңалыклар белән таныштырды. Соңыннан Минзәлә һәм Мөслим районнары идарәсендә озак еллар фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрләргә РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе кул куйган Рәхмәт хатларын тапшырды.