Әлфинә ВОРОБЬЕВА
4 курс студенты Ринат Пирогов (педагог Наталья Шарапова) “Ветеринария” компетенциясендә уңышлы чыгыш ясады. Ул Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе вәкиленә оттырып, 2 нче урынга чыкты. Чемпионатта биремнәр «Ветеринар-санитар экспертиза», «Клиник диагностика», «Мик- робиология», «Хирургия» модульләреннән тора иде.
Бәйсез экспертиза комиссиясе составында Россиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән, Мәскәүдән Яна Львова, Төмәннән Марат Кәримов бар иде. Бу компетенциядә 2 курс студенты Аделина Колесова да (педагог Наталья Шарапова) конкурстан тыш чыгыш ясады, биремнәрне уңышлы башкарды.
Зөфәр Әхмәдиев (укытучы Әминә Гильманова) “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә, “Поварское дело” компетенция- се буенча Наталья Титова (мастер Алевтина Дюпина) биремнәрне уңышлы үтәделәр, әмма быел призер була алмадылар.
2014 елдан башлап, бу мас-терлар чемпионатка дүрт студентны әзерләгәннәр. Алда тагын өч ел вакыт бар әле.
Алевтина Дюпина, Ольга Кочеткова, укыту-производство мастерлары:
– Студентны ярышка әзерләгәнче, үзеңә укырга, белемнәрне яңартырга кирәк. Без, укыту-производство мастерлары, үзебез 2014 нче елдан башлап, семинарларга, курсларга йөреп укыдык, сертификат алдык, хәзер үзебез дә эксперт. Ә эксперт булгач, теләсә кайсы конкурста жюри әгъзасы булып, бәя бирә алабыз, – ди алар.
– Чемпионатта нәрсәгә игътибар бирелә, баллар ни өчен киметелә (әзерләнгән ризыкның авырлыгына, бизәлешенә нык игътибар бирелә) – без барысын да белеп торырга тиеш.
С е м и н а р -т р е н и н г л а р да яңа таләпләрне дә өйрәтәләр. Халыкара дәрәҗәдә үзеңне, техникумны күрсәтергә кирәк. Бар да исәпкә алына: продуктларга заявканы дөрес тутырмасаң да, баллар киметелә. Без беренче унлыкка кердек, бу җиңел бирелмәде. Һәр яңалык белән хәбәрдар булсыннар дип Эльвира Шәриповна барлык мөмкинлекләрне тудыра: курсларга, карап-күзәтеп кайтсыннар дип, студент белән конкурсларга җибәрә.
Шунысы гына бераз күңелне борчый: чемпионатта студентың өчен өзгәләнсәң дә, янына килү, киңәш бирү, ничек кенә булса да ярдәм итү мөмкинлеге юк. Әмма жюриның объектив бәя бирүе куанычлы, монда “минеке”, “ синеке” юк. Әзерләп бетергәч, ризык үлчәнә, авырлыгы таләпләргә туры килмәсә, баллар нульгә кадәр (!) киметелә. Мондый мәртәбәле чемпионатта катнашучы студент өчен бар нәрсә яңа бит: яңа урын, җиһазлау, инвентарь дисеңме... Әлбәттә, ул каушап кала. Өлкәннәр дә дулкынлана бу атмосферада. Баштарак бер кабинетта шөгыльләнә идек, ә хәзер исә Халыкара сервис көллиятендә берьюлы өч кабинетны җиһазлаганнар. Һәр эш урыны заманча технологияләр буенча аерым җиһазланган.
Әйтергә кирәк, республикабызда пешекче, кондитер белгечлеген өйрәтүче уку йортлары бик күп, димәк, конкуренция дә зур дигән сүз. Аннары контингентның нинди булуы да зур роль уйный. Безнең авыл хуҗалыгы техникумының бу белгечлек буенча тәҗрибәсе башкалар кебек дистә еллар белән исәпләнми – без бу юнәлештә әле дүртенче ел гына эшлибез, студентлар саны да аз – нибары 37. Ризыклар өчен ингредиентларны башка шәһәрләрдән, “Бәхетле” кебек супермаркетлардан сатып алабыз. Плиткәле шоколадны гына алыйк, узган ел без кондитер эшләнмәсе ясау өчен 80% лы шоколад сатып алдык. Күпме чыгымнар таләп итә. Алга таба тагын да катлаулырак булыр, чөнки ризыклар халыкара кухнядан алыначак, җиһазлар да яңарып тора.
Уйлап карасаң, чемпионатка әзерләнү никадәр вакыт, тырышлык таләп итә. 9 сыйныфны гына тәмамлап килгән 15 яшьлек бала конкурста катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтсен өчен күпме көч куярга кирәк