Авыл кешеләрен ни борчый?

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Дилфас ГАЛИЕВ

Николай Пермяков үз чыгышында Иске Маҗын авыл җирлегендә узара салым акчасына зиратны төзекләндерергә, Иске Маҗын авылында суүткәргечне яңарту, Холодный Ключ авылында су башнясын алыш­тыру, клуб түбәсен төзекләндерү, җирлек авылларында урамга яктырткычлар кую, Иске Маҗынның Лесная һәм Павлик Морозов урамнары арасына күпер төзү кебек мөһим мәсьәләләргә тукталып китте. Биредәге җирлектә узара салым акчасы 2015 елда – 49, 2016 елда 31 про­цент кына җыелган, бу инде җирлек халкын бизәми. Җирлектә үзара салым акчасы 100 процент җыелган булса, бу акчага шактый эшләр башкарып булуын җирлек халкы аңласын иде. Җыенга килгән авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.

Яңа Маҗында балалар бакчасы мөдире Татьяна Нович­кова, Иске Маҗында Василий Гордов исемендәге кадет- интернат мәктәбе директоры Рөстәм Мөбәрәков 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Җыенда шулай ук ике авыл җирлегендә дә полиция участок уполномоченные Михаил Боковның да мәгълүматы тыңланды. Яңа Маҗын авылы халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне авыл җыенында туган проблемаларны уңай хәл итү юлларын бергәләшеп билгелиләр.

Иван Колбин алда торган бурычларга киңрәк тук­талды, аерым алганда, Рус Караннан Яңа Маҗынга һәм Богодаровка авылына чаклы юлга комлы таш катнаш­масы җәю һәм әлеге авыллар арасы юлларына асфальт җәюне 2017-2018 ел программасына кертү, Яңа Маҗын авылының Коммунистическая, Молодежная, Совет урам­нарына электр энергиясен аз сарыф итүче лампочкалар кую, Богодаровка һәм Яңа Маҗын авылларындагы зират­ларны төзекләндерү, янгын сүндерү өчен помпа сатып алырга, авыл урамнарын чүптән арындырып тәртиптә тоту, Яңа Маҗында су башнясын әйләндереп алу һәм аны буяу, авылларның тирә-ягын чиста тоту кебек авыл ихтыяҗлары мәсьәләләренә тукталды.

Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев авыл җирлегенең үзара салым җыю планын үтәмәвен, җирлектәге халыкның маллар санын арттырмавын әйтте. Мәшгульлек түбән дәрәҗәдә кала, җирлек халкында бүгенге көндә 138 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 72 се – савым сыерлары. Җирлек халкы КФХлар белән берлектә узган ел 8 мил­лион сумлык сөт һәм 7 миллион сумлык ит җитештереп саткан. Бу җирлектә җирләр уңдырышлы, биредә һәр гек­тардан 50 центнер уңыш алырга була, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Заманында шушы авылда эшләгәнлектән, җирлектә җыен башланыр алдыннан берничә ханым белән арала­шып алдым. Биредәге авыл кешеләрен җирлектәге буш һәм ташландык йортлар проблемасы да борчый әле. Яңа Маҗын авылында берничә кеше “фанфурик”лар белән сәүдә итә икән. Шуны эчеп ятучылар да бар авылда. Әле күптән түгел генә шушы сыекчаны кулланучы Петр Саранов югалган, аны эзлиләр – таба алмыйлар. Ә «фанфурик» сатучыларны тота алмыйлар, югыйсә авылдашлары бу кешеләрне беләләр, ә йөзләренә бәреп әйтергә куркалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International