Илдус ШАҺИЕВ
Хуҗалыклар таралу – “Вамин” - “Сөт иле” - “Органик групп” матавыгы вакытында мөгезле эре терлек санында проблема булса, соңгы елларда арта башлады. Продукция күләме түбән булуга район башлыгы да, хуҗалык җитәкчеләре дә борчыла. Гомергә 3-4 мең литр сөт биргән сыерларның генетикасы кинәт үзгәреп, 5-6 мең булса да сөт бирмәячәкләр. Генетика гына түгел, технологик процессны да камилләштерәсе бар, билгеле. Бүгенге көннең төп бурычы – сыерларның баш санын арттыру һәм аларның продуктлылыгын күтәрү. Бу процесс идеаль шартларда бармый. “Органик групп” һаман җайланып китә алмау өстенә, “Мензелинские зори” үзгәрешләр кичерә. Язга хәтле ачыклык та кереп бетәр, финанслау да яхшырыр дигән өметтә калабыз.
Район башлыгы Айдар Салахов һәм комиссия составына керүче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Юрий Исламов, Нурлыгаян Нәбиев, Лилия Хәсәнова, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбул- лин һәм нәсел предприятиесе (биредә дә глобаль оптимальләштерү давылы кагылды) Евгений Куприянов атна саен һәр терлекчелек фермасында булып, атналык бурычлар куя һәм шуның үтәлешен тикшереп тора. Әлегә бурычларның иң мөһиме – бөртек пешерү казаннары яңадан сафка бастырыла, яңалары ясала. Пешкән бөртекне яңа бозаулаганнарга гына түгел, барлык савым сыерларына өч килога кадәр бирү таләп ителә. “Органик групп”та патока, жмых бирү җаен тапканнар. Өстәвенә туучы бозаулар саны арта бара. Аларны саклап калу гына түгел, тәүлеклек 700 грамм үсешкә ирешү өчен күптән җайланган технологияне төгәл саклау да тикшерелә. Иң мөһиме, бу технологияне җайга салу стресс шартларында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр, иң мөһиме терлекчеләр тарафыннан аңлау таба. Мактанырлык түгел, әмма сөт җитештерү күләме арта башлады. Бурыч та катлаулы – быел җитештерүне уз ган ел белән чагыштырганда 10 процентка арттыру. Димәк, сөт җитештерүнең иң күп чорында быел бу санның 80 тоннага җитүенә өметләнергә кирәк.
Тирес исеннән аллергия булган кешеләр фермаларда эшнең туктап тормавын, әйе, белгечләрнең, сыер савучыларның, терлекчеләрнең акчасызлыкка карамыйча эшләүләрен дәвам итүен белергә тиешләр. Соңгы елларда ничә ферма ремонтланганын һәм быелгы планда күпме икәнен аерып язарбыз.
Беренче графа –сөтчелек фермалары, икенче – 15 февральдә савылган сөт, өченче – февраль башына караганда артык яки ким (килограммнарда).
Заиковский 8250 50
Тулбай 1100 135
Гөлек 1256 -39
Тәкермән 3529 148
Куйбышев 5291 461
Минзәлә 5583 861
Якты юл 2822 67
Мәлкән 4648 758
Николаевка 5300 60
Калморза 3380 125
Кадрәк 1235 1
Җәмәк 1510 263
Наратлы Кичү 1235 39
Ярд. хуҗ., КФХлар 6600 100
Район буенча 51139 3029Беренче графа –сөтчелек фермалары, икенче – 15 февральдә савылган сөт, өченче – февраль башына караганда артык яки ким (килограммнарда).
Заиковский 8250 50
Тулбай 1100 135
Гөлек 1256 -39
Тәкермән 3529 148
Куйбышев 5291 461
Минзәлә 5583 861
Якты юл 2822 67
Мәлкән 4648 758
Николаевка 5300 60
Калморза 3380 125
Кадрәк 1235 1
Җәмәк 1510 263
Наратлы Кичү 1235 39
Ярд. хуҗ., КФХлар 6600 100
Район буенча 51139 3029.png)