Минзәлә районының техник инвентаризация бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, типографиянең беренче техник паспорты 1935 нче елның 8 июлендә булдырылган. Бүгенге Тукай урамы ул чагында Телеграф урамы булган, почмактагы йорт буларак, бу бина 19/68 номерын йөрткән. Тышкы яктан үлчәгәндә, мәйданы 1247,57 кв. метр, 24,54 кв.м лы кечкенә генә янкромасы да булган. Подвалның мәйданы – 453,4 кв.метр. 1935 нче елга физик таушалу 27% тәшкил иткән.
Шунда ук 425 кв. метр мәйданлы “Минзәлә типографиясенең “Минзәлә” район газетасы редакциясенә кушылуы турында”гы карары да саклана. Анда мондый юллар бар: “Минзәлә типографиясенең 1996- 1997 елларда бинадагы бүлмәләрне арендалаганы өчен 78789600 сум күләмендәге бурычын капиталь ремонтны финанслауга сарыф итәргә рөхсәт итәргә”.
2006 нчы елның 21 апрелендә тутырылган акттан юллар китерәбез: “Төп бинаны тикшергәндә түбәндәгеләр ачыкланды: җылы янкорма корылган, бүлмәләргә үзгәрешләр кертелгән, 4 уем ябылган, 3 уем ясалган. Калганнары үзгәрешсез”.
Техник паспортлар 1959, 1964, 1970, 1987, 1991, 1998, 2006, 2016 елларда яңартылган.
Хөрмәтле минзәләлеләр! Бәлки берәрегездә бу бинага кагылышлы тарихи фотолар, документлар саклангандыр? Ярдәм сорыйбыз.