Хуҗәмәттә «Китап бәйрәме»

2017 елның 10 феврале, җомга

Бәйрәм чарасы барышында шул китаплар белән танышып бардык. Әйтик, Фәнил абый Коръән китабы белән таныштырды, аның тари­хы, эчтәлеге хакында бәян итте. Ә 1 нче сыйныф укучыларының чы­гышлары исә үзләренең тәүге китаплары – «Әлифба» хакында иде. Авылыбызның җирле шагыйрәләре Суфия Газизова, Сәрия Сафаргалина үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Кичәбезне Әлфия Галиева, Вәсилә Искәндәрова музыкаль чыгышлар белән бизәделәр. Мәкфия Сабирова, Рәсимә Фардеева һәм Сәрия Гильманова үзләренең яраткан авторларының шигырьләрен укыдылар. Матвеевка авылының «Тур­гай» приютында тәрбияләнүче балалар да кунакка килгән иде, алар да тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтеп, бәйрәмгә матур бер ямь өстәделәр. Рәйсә Зарипова үзенең китапка булган мәхәббәте хакында сөйләде, күңеле тулып, хәтта күзләре дә яшьләнде.

Шушы күңелле бәйрәм чарасын үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Ракип Сираевка, Фоат Искәндәровка, «Ханым серләре» клубы кызла­рына рәхмәтемне белдерәсем килә. Кичә барлык катнашучыларда да җылы тәэсир калдырды, дип хәбәр итә Хуҗәмәт авылы китапханәчесе Гөлфинә Әминова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International