Укучылар составында 3 нче урта мәктәпнең 4А сыйныф укучысы Елизавета Кузнецова да бар иде. Лизаның тырышлыгы, сәләтлелеге, кызыксынучанлыгы, һәрдаим эзләнүе яхшы нәтиҗәләргә китерде. Ул олимпиада призеры булды.Елизаветаның остазы – тәҗрибәле һәм стажлы педагог Елена Медведева, бу да уңышка ирешүдә зур роль уйнаган. Бу Лизаның беренче җиңүе, икенче, өченче сыйныфларда ул мәктәп турында рус теле һәм математика буенча призлы урыннар ала иде. Ул төгәл фәннәрне дә, гуманитар фәннәрне дә җиңел үзләштерә.