Илдус ШАҺИЕВ
Соңгы өч елда Коноваловка җирлегендә яшәүчеләр саны 120 кешегә арткан, моңарчы лидер булган Әтрәкледә яшәүчеләр саны 40 ка кимегән. Бу саннарны демография проблемасын күтәрү өчен түгел, ә эре җитештерү хуҗалыгы булмаган Коноваловка авыл җирлегенең яшәр өчен кызыктырырлык урынга әйләнеп баруын күрсәтү өчен китерәм. Дөрес, читтә эшләүчеләр саны (күрше Юртауга барып эшләүчеләрне дә кертеп) 325 кә җиткән. Әтрәкледә 253 кенә.
Гомер буе ике комплекс арасында яшәүчеләр (Коноваловкада – мөгезле эре терлек, Юртауда – дуңгызчылык) авылдан читтә урнашачак «Камский бекон»ның генетик үзәген төзү кирәкме дигән зур шикләнү белдерделәр. Җыелышта катнашучыларның бер өлеше, аеруча Минзәлә шәһәреннән килгәннәр, туризмга аяк чалачак дип сөйләүчеләрнең тавышы көр чыкты. Аларны районда эш урыннары булдыруга, Канонерка авылы янында 100 гә якын йорт төзелүгә каршы чыгучылар дип булмый, билгеле. Шулай да бу проектны тормышка ашыручыларга экология темасына киңрәк аңлату кирәк булачагын берәү дә шик астына алмый.
«Камский бекон» вәкиле Мансур Салаватуллинның аңлатуы гына (Тукай районындагы комплекста тизәк ачык буаларда җыелса, яңа үзәктә ул ике фракциягә аерылып, басуга тирес буларак кертеләчәк) тавыш күтәрүчеләрне канәгатьләндермәде. Район депутаты Николай Секунов та бу проектны тормышка ашырганда эшләүче кешеләр табып булуына шиген белдерде. Хәер, бүгенге көндә «Камский бекон»да безнең районның йөз кешесе эшли икән инде.
Коноваловка авылы җирлегендә крестьян- фермер хуҗалыклары Әтрәкледән күбрәк. Дөрес, биредә сыерлар саны аз, шәхси хуҗалыклардантавыш күтәрүчеләрне канәгатьләндермәде. Район депутаты Николай Секунов та бу проектны тормышка ашырганда эшләүче кешеләр табып булуына шиген белдерде. Хәер, бүгенге көндә «Камский бекон»да безнең районның йөз кешесе эшли икән инде.
Коноваловка авылы җирлегендә крестьян- фермер хуҗалыклары Әтрәкледән күбрәк. Дөрес, биредә сыерлар саны аз, шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга теләүчеләр юк. Биредә дә Юртау авылындагы кебек сөтне күршеләренә саталар, туганнары белән бүлешәләр. Өч литрлы банкадагы сөтне 100 сумга сатканда, 20 сумга тапшырырга атлыгып торучылар юк шул.
Юртауда күп фатирлы йортта урнашкан кибет ябылгач (аның хуҗасы биредә кибет өчен яңа бина төзи) фатирлар саны тагын да артачак. Яңа урамдагы йортларда да кешеләр яши башлагач, су проблемасы тагын да кискенләшкән. Юртау җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров үз чыгышында бу проблема белән беррәттән, күп фатирлы йортны капиталь ремонт программасына кертүне, подъездларда ремонт үткәрүне (биредә дә Николаевкадагы кебек күп фатирлы йортларда коммуналь түләүләр хакында «оныталар» икән), юлларга (урамнарга) асфальт кирәклеген әйтте. Биредә иң зур проблема – хезмәт өчен аз түләү өстенә (чөнки продукция күләме зур түгел), аны вакытындаЮртау җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров үз чыгышында бу проблема белән беррәттән, күп фатирлы йортны капиталь ремонт программасына кертүне, подъездларда ремонт үткәрүне (биредә дә Николаевкадагы кебек күп фатирлы йортларда коммуналь түләүләр хакында «оныталар» икән), юлларга (урамнарга) асфальт кирәклеген әйтте. Биредә иң зур проблема – хезмәт өчен аз түләү өстенә (чөнки продукция күләме зур түгел), аны вакытында бирмәү. Аның тулысынча кайчан хәл ителүен берәү дә әйтә алмый. Проблемаларны чишүне көтеп яшәгән эшчеләрдән, белгечләрдән җитештерүчән хезмәт таләп итү авыр шул. Акчасызлыктан чыгуның бердән-бер юлы – җитештерү күләмен арттырырга кирәклеген һәркем аңласын иде.
Әйткәнемчә, Коноваловка авыл җирлеге соңгы елларда күз алдында яшәү өчен уңайлыклар арткан төбәккә әйләнеп бара. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова тәмләп сөйләде. Бигрәк тә Тупач авылы һәм андагы объектларны яңартуга зур суммалар кертелде. Коноваловкада үз көчләре белән йорт салып керүчеләр арта бара. Биредә иң зур проблема – Коноваловкада үткән гасырда салынган асфальтның таушалуы, башка урамнарга да каты өслекле юл кирәклеге. Мәктәп, балалар бакчасын капиталь ремонтлау да ашыгыч хәл итүне көтә.
Авыл җирлекләрендәге җыеннарны алып барган район башлыгы Айдар Салахов күтәрелгән проблемалар буенча мөмкин булганча туры һәм тулы җавап бирде. Бер авыл да хөкүмәт программасыннан читтә калмаячагын белдерде, мондый объектларны авыл, район бюджеты, үзара салым акчасына гына төзеп булмаячагын әйтте.
безнең белешмә
Үткән атнаның шимбәсендә «Камский бекон»ның
җитәкчесе урынбасары Александр Самойлов һәм
предприятиенең экологы Оксана Кириченко авыл
җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм авыл хуҗалыгы
предприятиеләре җитәкчелеге алдында әлеге
проектны презентацияләде. Эшче проект әзер икән,
февраль аенда экспертиза үтәчәк. Теманың дәвамын алдагы саннарда укырсыз.