Яңа юнәлешләр дә өстәлде

2017 елның 10 феврале, җомга

 Флүрә МУСИНА

Башка еллардагыча, быел да районга торак төзелеше буенча план 16000 кв.метр итеп билгеләнгән. Былтыр ул 16637 кв.м итеп үтәлгән иде, шуның 13040 кв.метры (120 йорт) үз көче белән йорт салып керүчеләр өлешенә туры килә, шул исәптән 10 яшь гаилә АПК программасы бу­енча йорт җиткереп кергән. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы нигезендә 7 торак йорт файдалануга тапшырыл­ды, шуның өчесе күпфатирлы йорт (63 фатир), дүртесе берәр фатирлы коттеджлар. Узган ел районыбыздагы ике ветеран тораклы булган иде: аларның берсе торак төзелешен сайласа, икенчесе икенчел ба­зардан сатып алуны кулай күрде. Быел да ике ветеран торак алуга сертификат көтә, икесе дә аны икенчел базардан сатып алу юлын сайлаган.

Узган ел мәктәпләргә капремонт программасы буенча Тат. Мөшеге урта гомуми белем бирү мәктәбе яңартылган иде (8,4 млн сумлык), быел әлеге программада катнашмыйбыз. Быел шәһәрдәге 5 нче, 7 нче балалар бакчалары капремонт про­граммасына кертелгән. Моның өчен беренчесенә 8,8 млн сум, икенчесенә 12 млн сум средстволар юнәлтеләчәк. Узган ел Хуҗәмәт авылындагы «Каенкай» балалар бакчасында 13,5 млн сумлык капремонт башкарылган иде. Аны ремонтлау өчен шак­тый зур суммада иганәчеләр акчалары да тартылды. Быел да ремонт үтәсе бакча җитәкчеләренә шактый зур суммада акча табасы була. Узган ел Тауасты Байлар авыл мәдәният йортын­да 7,5 млн сумлык капремонт эшләре башкарылган иде, быел район клублар ремонтлау программасы урынына мәдәният йортлары төзелеше программасында катнаша. Калтак һәм Бикбау авылларында терәүләр куелган, түбәсеннән яңгыр, кар суы үтеп җәфалаган бинада хезмәт куючы клуб, китапханә хезмәткәрләре, ниһаять, җиңел сулыш алырлар. Әлеге ике авылда да 50шәр урынлы мәдәният йортлары төзеләчәк. Моның өчен 6шар млн сум средстволар каралган.

Шунысы сөенечле, соңгы елларда спорт объектлары һәм мәйданчыклары төзүгә зур игътибар бирелә. Быел респу­бликабызда 11 яңа модульле чаңгы базалары хасил булачак. Әлеге базаларда физкультура дәресләре, массовый стартлар үткәреләчәк дип планлаштырыла. Шундый чаңгы базаларының берсе Минзәләдә, Садак бистәсендәге Шәрәфетдинов ура­мында пәйда булачак. Аның бинасы 15х9 зурлыгында булыр дип көтелә. Моның өчен 6 млн сумлык средстволар каралган. Моннан тыш шәһәребездәге Нефтьчеләр паркында, 1 нче урта мәктәп ишек алдында спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Спорт белән шөгыльләнергә менә дигән урын булачак алар. Узган ел спорт мәйданчыклары төзелешенә 10 млн сумга якын сред­стволар юнәлтелсә, быел бу юнәлештә 3 млн сум тирәсе эшләр башкару планлаштырыла. Яшүсмерләр клубын капремонтлау программасы кысаларында боксчылар мәктәбенә дә 3,3 млн сумга ремонт ясау күздә тотыла.

Районда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы нигезендә узган ел район үзәк хастаханәсендә шактый саллы капремонт эшләре башкарылган иде, моннан тыш Калтак һәм Кызыл Төбәк авылларында төзелгән модуль­ле ФАПлар халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. Быел Югары Тәкермән авылында да яңа ФАП (2,3 млн сумга) төзеләчәк.

Узган ел Бикбау, Яңа Мәлкән авыл җирлекләре биналарына капремонт үткәрелсә, быел мондый эш Иркәнәш авыл җирлеге бинасында (1,8 млн сумга) башкарылачак.

Дәүләт программаларыннан ветеринария хезмәте күрсәтелә торган биналар да читтә калмый.Узган ел Әтрәкле авылында ветеринария пункты бинасы сафка басты, район ветеринария берләшмәсе бинасы яңартылды. Быел ветеринария клиника­сына 500 мең сумлык капремонт ясау планлаштырыла.

«Чиста су» программасы кысаларында су белән тәэмин итү эшләре (8,7 млн сумлык) узган ел шәһәребезнең Элеватор­үткәреләчәк дип планлаштырыла. Шундый чаңгы базаларының берсе Минзәләдә, Садак бистәсендәге Шәрәфетдинов ура­мында пәйда булачак. Аның бинасы 15х9 зурлыгында булыр дип көтелә. Моның өчен 6 млн сумлык средстволар каралган. Моннан тыш шәһәребездәге Нефтьчеләр паркында, 1 нче урта мәктәп ишек алдында спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Спорт белән шөгыльләнергә менә дигән урын булачак алар. Узган ел спорт мәйданчыклары төзелешенә 10 млн сумга якын сред­стволар юнәлтелсә, быел бу юнәлештә 3 млн сум тирәсе эшләр башкару планлаштырыла. Яшүсмерләр клубын капремонтлау программасы кысаларында боксчылар мәктәбенә дә 3,3 млн сумга ремонт ясау күздә тотыла.

Районда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы нигезендә узган ел район үзәк хастаханәсендә шактый саллы капремонт эшләре башкарылган иде, моннан тыш Калтак һәм Кызыл Төбәк авылларында төзелгән модуль­ле ФАПлар халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. Быел Югары Тәкермән авылында да яңа ФАП (2,3 млн сумга) төзеләчәк.

Узган ел Бикбау, Яңа Мәлкән авыл җирлекләре биналарына капремонт үткәрелсә, быел мондый эш Иркәнәш авыл җирлеге бинасында (1,8 млн сумга) башкарылачак.

Дәүләт программаларыннан ветеринария хезмәте күрсәтелә торган биналар да читтә калмый.Узган ел Әтрәкле авылында ветеринария пункты бинасы сафка басты, район ветеринария берләшмәсе бинасы яңартылды. Быел ветеринария клиника­сына 500 мең сумлык капремонт ясау планлаштырыла.

«Чиста су» программасы кысаларында су белән тәэмин итү эшләре (8,7 млн сумлык) узган ел шәһәребезнең Элеватор­ный бистәсендә, Коноваловка, Дружба авылларында дәвам иттерелгән иде. Быел да ул Элеваторный бистәсендә дәвам итәчәк, Дружба, Коноваловка авылларында аны төгәлләү күздә тотыла. Моннан тыш Изыскательләр бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүне башлау план­лаштырыла. Болар өчен бүлеп бирелгән средстволар 10 млн сум тәшкил итә.

«Парклар һәм скверлар» дәүләт программасы кысаларын­да узган ел Җиңү паркында реконструкция эшләре дәвам ит­терелеп, 7,6 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Быел шәһәр үзәгендәге М.Җәлил исемендәге парк зур үзгәрешләр кичерәчәк, биредә 14,1 млн сумлык реконструкция эшләре башкару күздә тотыла.

Юллар төзелешенә килсәк, 15 млн сумга шәһәрдәге юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү, 20 млн сумга авыл юлларына вак таш-ком катнашмасы салу, җирле әһәмияткә ия булган го­муми файдаланудагы юлларда муниципаль юл фонды аша 26 млн сумлык эшләр (шуның 4,5 млн сумы юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрүгә) планлаштырыла.

Дәүләт программалары нигезендә АПК линиясе буенча да байтак эшләр башкарылачак. ный бистәсендә, Коноваловка, Дружба авылларында дәвам иттерелгән иде. Быел да ул Элеваторный бистәсендә дәвам итәчәк, Дружба, Коноваловка авылларында аны төгәлләү күздә тотыла. Моннан тыш Изыскательләр бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүне башлау план­лаштырыла. Болар өчен бүлеп бирелгән средстволар 10 млн сум тәшкил итә.

«Парклар һәм скверлар» дәүләт программасы кысаларын­да узган ел Җиңү паркында реконструкция эшләре дәвам ит­терелеп, 7,6 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Быел шәһәр үзәгендәге М.Җәлил исемендәге парк зур үзгәрешләр кичерәчәк, биредә 14,1 млн сумлык реконструкция эшләре башкару күздә тотыла.

Юллар төзелешенә килсәк, 15 млн сумга шәһәрдәге юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү, 20 млн сумга авыл юлларына вак таш-ком катнашмасы салу, җирле әһәмияткә ия булган го­муми файдаланудагы юлларда муниципаль юл фонды аша 26 млн сумлык эшләр (шуның 4,5 млн сумы юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрүгә) планлаштырыла.

Дәүләт программалары нигезендә АПК линиясе буенча да байтак эшләр башкарылачак.

 Васил Гыйләҗетдинов, район башкарма комите­ты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары:

– Узган елларда шәһәрдә яңа йортлар төзелешенең күп өлешен гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы нигезендә төзелгән йортлар алып торса, быел районыбызда аренда торагы төзелешен планга кертү буенча эш алып барыла. Мондый төзелеш аша кайбер тар­мактагы, аеруча медицина өлкәсендәге квалификацияле белгечләр кытлыгы да хәл ителер, бәлки. Изыскательләр бистәсендәге 3/11Б адресы буенча 27 фатирлы йорт шушы аренда торагы һәм социаль ипотека программасы буенча төзелер дип көтелә. Авылларда да аренда торагы програм­масы буенча АПК хезмәткәрләре өчен 30 йорт төзү күздә тотыла. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча исемлектә 84 ятим бала чиратта тора. Быел шуларның ту­гызы яңа фатир ачкычларына ия булыр дип планлаштыры­ла. 2006-2016 елларда райондагы 153 күпкатлы йортка капремонт ясалды. Быел әлеге программага 5 йорт керде, моның өчен средстволар 19,68 млн сум тәшкил итә.

                                                                  безнең өстәмә

Республикада тормышка ашырыла торган 30дан артык дәүләт программасының берничәсе районыбызда элекке елларда ук төгәлләнгән иде. Узган ел төзелеш һәм объектларны капиталь ремонтлау буенча 24 дәүләт программасы тормышка ашырылды, моның өчен 106 млн сум средстволар юнәлтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International