Ел дәвамында эшкәртүләрне берничә тапкыр үткәргән очраклары да байтак. Диагностик тикшеренүләр, вакцинация, дәвалау-профилактик эшкәртүләр – болар барысы да ветеринария хезмәткәрләренең төп бурычы. Терлекчелек объектларында да ветеринария-санитария эшләре башкарыла. Соңгы елларда профилактик чараларны ветеринария хезмәткәрләре йорт саен йөреп үткәрә. Эт-мәчеләргә дә котыру авыруына каршы укол ясала. Район ветеринария берләшмәсендә югары ветеринария белемле 12 белгеч бар. 8 хезмәткәр махсус урта белемгә ия. Махсус урта белемле 2 лаборант эшли. Районыбыз территориясендә эпизиотик хәлнең тотрыклы булуы хезмәткәрләрнең тырышлыгын чагылдыра Ветеринария табиблары терлекләрне туберкулезга каршы, кан алу юлы белән бруцеллоз һәм лейкозга тикшерәләр, түләмә авыруы (себер язвасы) һәм эмкарга (эмфезематозный карбулкоз) каршы прививка ясыйлар, тире асты кигәвене белән зарарлануны карау һ.б. чаралар уздыралар. Яшь бозауларны ике айдан соң туберкулезга тикшерә башлыйлар.
2016 елда лейкоз авыруына каршы 19197, туберкулезга каршы 28351 баш мөгезле эре терлек тикшерелгән. Узган, ягъни, 2016 елда түләмә авыруына каршы атлар – 872, мөгезле эре терлекләр – 38850,сарыклар кәҗәләр – 8462, мөгезле эре терлекләр эмкарга каршы – 22800, мөгезле эре терлекләр – 15265, сарыклар, кәҗәләр – 2028, этләр – 2009, мәчеләр – 2110 баш котыру авыруына каршы, 1131 баш дуңгыз классик чумага каршы вакцинация ясалган.
Билгеле булганча, елдан-Ветеринария табиблары терлекләрне туберкулезга каршы, кан алу юлы белән бруцеллоз һәм лейкозга тикшерәләр, түләмә авыруы (себер язвасы) һәм эмкарга (эмфезематозный карбулкоз) каршы прививка ясыйлар, тире асты кигәвене белән зарарлануны карау һ.б. чаралар уздыралар. Яшь бозауларны ике айдан соң туберкулезга тикшерә башлыйлар.
2016 елда лейкоз авыруына каршы 19197, туберкулезга каршы 28351 баш мөгезле эре терлек тикшерелгән. Узган, ягъни, 2016 елда түләмә авыруына каршы атлар – 872, мөгезле эре терлекләр – 38850,сарыклар кәҗәләр – 8462, мөгезле эре терлекләр эмкарга каршы – 22800, мөгезле эре терлекләр – 15265, сарыклар, кәҗәләр – 2028, этләр – 2009, мәчеләр – 2110 баш котыру авыруына каршы, 1131 баш дуңгыз классик чумага каршы вакцинация ясалган.
Билгеле булганча, елдан-ел төрле төбәкләрдә теге яки бу фермада йогышлы авырулар чыгып тора. Узган ел районыбызда котыру авыруының бер очрагы теркәлгәнде, ул да булса “Солнышко” лагеры тирәсендә бер төлкене атып, аны тикшергәч, анда котыру авыруы барлыгы ачыкланган һәм лагерь тирәсендәге этләр, мәчеләрне күзәтү астына алып ике мәртәбә бу авыруга каршы вакел төрле төбәкләрдә теге яки бу фермада йогышлы авырулар чыгып тора. Узган ел районыбызда котыру авыруының бер очрагы теркәлгәнде, ул да булса “Солнышко” лагеры тирәсендә бер төлкене атып, аны тикшергәч, анда котыру авыруы барлыгы ачыкланган һәм лагерь тирәсендәге этләр, мәчеләрне күзәтү астына алып ике мәртәбә бу авыруга каршы вакцинация ясалган. Котыру авыруының 2015 елда дүрт, 2014 елда бер генә булды. Котыру авыруы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым контролендә булды һәм 2016 елда 28 мең доза “Ораль-Рабивак” вакцинасы кайтты, райондагы дүрт аучылык җәмгыяте әгъзалары белән берлектә бу төр шиколадлар белән төлкеләрне сыйлаганнар, шуның нәтиҗәсендә малларның котыру авыруы булмаган.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хайбуллин әйтүенчә, бүгенге көндә районыбыздагы терлекләрнең 22 проценты лейкоз авыруы белән авырый, шуның 4 проценттан артыграгы шәхси хуҗалыкларга туры килә.
Быел, ягъни 2017 елны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш Дәүләт Ветеринария идарәсе лейкозга каршы көрәшү елы дип игълан иткән. Районыбызның ветеринария табиблары ак кан (лейкоз) авыруы белән көрәшүне максат итеп куйганнар һәм бу юнәлештә даими эшлиләр. Моның өчен алар системалы рәвештә 6 айдан зуррак булган барлык мөгезле эре терлекне лейкоз чиренә тикшерәләр.
Район ветернария табиблары арасында Әтрәкле ветеринария участогы мөдире Илгизәр Камалов, Кадрәк ветеринария участогы мөдире Артур Гафуров алдынгы карашлы хезмәткәрләр исәбендә. Әлеге вакытта Илгизәр җитәкләгән участок “Заикоский” ҖЧҖ, Николаевка хуҗалыгы һәм Яңа Маҗын авыл җирлегендәге ф е р м е р л а р ы н ы ң малларының сәламәтлеге сагында. Ул улы Алфред, Рәйхан Нәҗипов белән уртак тел табып эшли.
Кадрәк ветеринария участогын Артур Гафуров җитәкли, бу участок биш авыл җирлегендәге 22 авылга хезмәт күрсәтә. Артур Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап хуҗалыкта мал табибы булып эшли башлады, быел читтән торып Казан ветеринария академиясен тәмамлый, яшь кенә булса да, үзен күрсәтергә өлгерде, фельдшерлар Лариса һәм Марат Мухаммадиевлар белән кулга-кул тотынып эшли.
Ә Мухаммадиевларны әтиләре Сәлим үзенә алмашчы итеп үстергән, алар әтиләренең эшен дәвам итәләр. Кадрәктә яңа ветеринария пункты эшләп килә, биредә Алсу Әлмиева терлекләргә кирәк булган бөтен төр дару белән сату итә.