Илшат ВАГЫЙЗОВ
Әлеге концертны кунак артистлар үзләре белән озак еллар дәвамында ике күрше район авыллары арасында мәдәни элемтәләр урнаштыру өстендә кулыннан килгәнчә хезмәттәшлек иткән Иркәнәш авыл җирлегенең элеккеге ветераннар советы рәисе мәрхүм Ягъфәр Хафизов истәлегенә багышладылар.
Алкышларга күмелерлек номерларга бай булды тамаша: сәхнәдән гармун, курай һәм башка милли уен кораллары моңнары яңгыравы, заманында татар эстрадасының иң популяр, “хитовый” булган, хәзерге көндә инде онытылып баручы җырларның башкарылуы, өлкән яшьтәге артистларның тыпырдатып биюләре – болар барысы да иркәнәшлеләрнең күңеленә генә хуш килеп калмады, ә бәлки, авылның да кайчандыр шулай гөрләп, дәртләнеп, уттай янып яшәгән чакларына карата ностальгия хисләре дә уятты. Кайбер тамашачыларның “шулкадәр күңелгә керде, гел утырып еларлык булды безнең кебек картаеп баручыларга”, дип әйтүләре бу хакта ачык сөйли.
Концерт ахырында авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйлә Кәбирова “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына Иркәнәш халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, җирлекнең ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин һәм авыл клубы хезмәткәре Вәсилә Мөҗипова артистларга иҗади юлларында уңышлар теләделәр. Ә мулла Рәис Кәбиров шушы концерт авыл тамашачысында чын татар милли моңына булган сусауны басты, дип билгеләп үтте.
Соңыннан иганәчеләр Хәмзә Лотфуллин, Илдус Сәрвәров, Рәис Кашапов, Хәмзә Файдров һәм Илсөяр Хәйдарова артистларга бәйрәм өстәле әзерләде.