Икебез дә 66 шар яшьтә булсак та, әти-әни, дүрт оныгыбызга әби-бабай булсак та, әти-әниләребезне бик сагынабыз, җәннәттә булсыннар! Бер ялгыз йортта икәүләшеп кенә калгач, күрше-тирәләре күченеп беткәч, балаларын очырып бетергәч, Бурсык астында яшәүче әти белән әнигә кеше белән аралашып яшәү җитмәде. Ә бит Бурсыкның түбән авыл дип йөртелгән бу өлешендә чынлап та бер кеше дә калмады, ә бит 20 ләп йорт бар иде. Башта, кайберләре бөтенләй читкә чыгып китте, калганнары Бурсыкның аръяк дип аталган өлешенә күченде. Балалары, оныклары кайтып төшсә, каенанам тәрәзәдән күреп калса, атылып килеп чыгып, кочаклап алып, аркаларыбыздан сөя-сөя алып кереп китә иде. Сөенече эченә сыймады. Чишмәгә суга барырга чыккан вакыты булса, көянтә-чиләкләрен җиргә куеп, кулларын чәбәкли-чәбәкли каршыбызга йөгерә иде. Аларга киленнәр дә, кияүләр дә үз балалары кебек иде, рәхмәт төшкерләре. Минем әти-әнием дә, ничә төрле милләттән кунакка кайтып төшсәләр дә, аерып тормады, Ходайга шөкер. Әниләребез гел әйтеп килде:
– Бер-берегезне тапкансыз, бергә яшәгез, балаларыгыз да пар канат астында үссеннәр, берүк йөзегезгә кызыллык китермәсеннәр, – дияләр иде. Әти-әниләребез дә күптән бакыйлыкта инде, олыдан-олы рәхмәтләребез аларның рухларына дога булып барсын.
Язмамны Фәнис Ярул- линның сүзләре белән тәмамлыйм. Үзе безнең арадан китсә дә, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләре яши, Ходайга шөкер.
Таң булып атмасак та,
Дан булып кайтмасак та
Без барыбыр без идек,
Әнкәебезгә үз идек.