Ватанны саклаучылар

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Илсөяр ХӘЕР ТДИНОВА

Эмиль Ирмяков – педагогия көллиятен тәмамлаган. Дип- лом алгач, ул Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби диңгез поли­техник институтына укырга керде. Имтиханнарны уңышлы биреп, барлык сынауларны үтте.

– Мин һәрвакыт хәрби булырга хыялландым, – ди Эмиль. Абыема охшарга тырыштым, ул офицер, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби-инженерлык университе­тын тәмамлаган. Ул хезмәт ту­рында күп сөйләде, чын ир-атның бурычы – Ватанны саклау, диде. Нәкъ менә хәрби эшне сайла­дым, перспектива бик зур, ту­лысынча дәүләт тәэминатында торасың. Әлбәттә, башта бик авыр булды, аннан барысына да күнегәсең, иң мөһиме – теләк булсын. Эмиль сүзләре буенча иң авыры – туганнардан аерылу. Башта ул бик сагынган, ялга кай­туны көнләп санаган, шуңа күрә туган шәһәренә кайту, аның өчен күптән көтелгән бүләк булган. Әле аз гына уку дәверендә Эмиль үзенең сайлап алган һөнәре өчен үкенмәгән, кемгәдер ул бик авыр булырга мөмкин. Иртәнге 6 да тору, зарядка, дәресләр. Курсант­лар еш кына хәрби полигонга баралар, хәрби предметларны өйрәнәләр. Корабль төзелеше теориясен, хәрби судноның ни­чек төзелгәнен өйрәнәләр. Ко­рабль йөртү дәресләрендә картада урынны билгеләргә өйрәнәләр. Спорт мәйданында шөгыльләнәләр, бассейнда йөзәләр, спорт секцияләренә йөриләр. Буш вакыт бөтенләй юк, әмма курсантларның тормышы уку һәм хәрби әзерлектән генә тормый. Алар шулай ук музейлар­га һәм киноларга йөрергә вакыт табалар. Эмиль сүзләре буенча, су асты атом флоты – Россия хәрби диңгез флотының төп нигезе, ә офицер-подводник – ул чыннан мактаулы исем. Хәзерге вакытта Россиянең су асты флоты тиз үсеш ала, су асты көймәләре төзү тем­пы үсә. Әле аннан тыш институт стеналарында тагын бер кирәкле яхшы һөнәр алалар, бу – програм­мист.

Булат Галиуллин – берен­че курс курсанты. Пушкин шәһәренең хәрби-диңгез поли­техник институтының корабль төзү факультетында укый, бел­гечлеге – флот көчләрендә эзләүкоткаруны тәэмин итү яки кыска­ча гына әйтсәк, водолаз. Ул бу һөнәрне сайлаячагын балачактан ук белгән.

– Берәүләр – космонавт, икен- челәре янгын сүндерүче булырга тели, ә мин һәрвакыт диңгезче булырга хыялландым. Миңа һәрвакыт диңгез ошый иде, ул бит гаҗәеп һәм чиксез. Укырга кергәндә конкурс бик зур бул­ды. Без укырга кергәндә физик әзерлек буенча имтиханнар бир­дек, профессиональ сайлап алу, медицина тикшеренүе үттек, – дип уртаклаша Булат.

Мондый һөнәргә ия булган кеше өчен иң мөһиме – тыныч булыр­га һәм дөрес карар кабул итәргәкоткаруны тәэмин итү яки кыска­ча гына әйтсәк, водолаз. Ул бу һөнәрне сайлаячагын балачактан ук белгән.

– Берәүләр – космонавт, икен- челәре янгын сүндерүче булырга тели, ә мин һәрвакыт диңгезче булырга хыялландым. Миңа һәрвакыт диңгез ошый иде, ул бит гаҗәеп һәм чиксез. Укырга кергәндә конкурс бик зур бул­ды. Без укырга кергәндә физик әзерлек буенча имтиханнар бир­дек, профессиональ сайлап алу, медицина тикшеренүе үттек, – дип уртаклаша Булат.

Мондый һөнәргә ия булган кеше өчен иң мөһиме – тыныч булыр­га һәм дөрес карар кабул итәргә өйрәнергә кирәк, – дип саный Булат. Курсантлар хәрби хезмәт юлын сайларга теләгән малайлар­га спорт белән шөгыльләнергә һәм яхшы укырга, авырлыклардан ку­рыкмаска өйрәнергә кирәк, диләр, шул чагында гына максатка ире­шеп була. Курсант булу, киләчәктә офицер булу – ата-аналар өчен, үзең өчен горурлык. Хәрби белгечлеккә уку – тормыш инсти­туты һәм чын ир-атның бурычы. Акчага килгәндә, беренче курс студентларының стипендиясе ике мең сум, әмма икенче курста кон­тракт төзегәч, сумма берничә тап­кырга а рта, ә ле а ңа т агын с порт­та һәм укуда яхшы күрсәткечләр өчен өстәмә түләүләр дә өстәлә. өйрәнергә кирәк, – дип саный Булат. Курсантлар хәрби хезмәт юлын сайларга теләгән малайлар­га спорт белән шөгыльләнергә һәм яхшы укырга, авырлыклардан ку­рыкмаска өйрәнергә кирәк, диләр, шул чагында гына максатка ире­шеп була. Курсант булу, киләчәктә офицер булу – ата-аналар өчен, үзең өчен горурлык. Хәрби белгечлеккә уку – тормыш инсти­туты һәм чын ир-атның бурычы. Акчага килгәндә, беренче курс студентларының стипендиясе ике мең сум, әмма икенче курста кон­тракт төзегәч, сумма берничә тап­кырга а рта, ә ле а ңа т агын с порт­та һәм укуда яхшы күрсәткечләр өчен өстәмә түләүләр дә өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International