Рушания ГАСИМОВА
Ә бүгенге кич кинәт андый авыр уйлардан айнытып
җибәргәндәй булды. Баксаң, авыл клубына да бик күп ел-
лар кергәнем булмаган икән. Бүген исә Яңа ел тамашасын
карарга киттем клубка. Авылдашлар да күп кайткан. Туган
туфрак, туган нигез тарта бит ул! Олыгайган көннәрдә ял-
кыта шул шау-шулы шәһәр дигәнең. Олы сәхнәләрдә чыгыш
ясаган мәшһүр артистлар тамашасы да җанның бер почма-
гындагы яшерен сызлануларны басмаган икән бит. Менә
бит, кайда булган аның дәвасы. Рәхмәт сезгә авылдашлар,
авылым яшьләре. Сез әлбәттә күп тә түгел, бармак белән
генә санарлык. Бер карауга барсы да гап-гади кебек. Ә бит
Аллаһы Тәгалә сәләт, моң белән һәммәгезне бүләкләгән.
Безне 3 сәгать буе күңелле тамашагыз белән сөендердегез.
Аеруча да Рузил Гильмуллин, Альфир Загретдинов, Айгөл
белән Алсу, Резидәләрнең кызыклы чыгышлары шаккат-
тырды. Рафина Гильмуллина белән Маринаның моңлы
җырлавы да һәммәбезне әсир итте. Ә Гөлия үзенең шундый
матур шигырьләре, программаны оста алып баруы белән
таң калдырды. Кызыклы уеннары, башваткычлары, лоте-
рея уеннары, кечкенәләр – “кар бөртекләре” өчен махсус
уеннар да күңелгә хуш килде. Боларны оештыручы әлбәттә
клуб мөдире Рафина Гильмуллина. Юллары да юк бит дип
тормаганнар, безне котларга Кыш бабай белән Кар сылу да
(Мөнәвир белән Айзилә Гильмуллиннар) килгәннәр иде. Ал-
кышлап үзләрен Чупай, Әтрәкле якларына озаттык. Төнге
12 не суккач, авылым күге күзләр камашырлык фейерверк
утларыннан балкыды. Аннан авылдашларның күңелле
җырларына күмелде авылым урамы. Шундый якты өметләр,
ышанычлар белән Яңа 2017 ел килде.
Бу бәйрәмнең төп спонсорлары Айнур белән Айгөлгә иң
изге теләкләр генә телим. Әле мондый киң күңелле, туган
җирне, авылыбызны яратучы яшьләр булганда, Айманым
яшәячәк!