Дилфас ГА ЛИЕВ
Воровскийда К ФХ ” Юдин” җитәкчесе Алексей Юдин, авылның ветераннар советы рәисе Елена Срывова, Мәлкәндә “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасы җитәкчесе Илфар Халиков, авылның ветераннар советы рәисе Алсу Хаҗипова 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Башка авыллардагы кебек, полиция участок уполномоченные Ришат Шайахметов Воровский җирлегендә 8 җинаять эшенең 5 се ачылуын, 20 административ хокук бозу очрагын, Мәлкән җирлегендә 4 җинаять эше ачылуын, җирлектә халык дружинасы эшләвен бәян итте. Воровский җирлегендә ике контейнер мәйданчыгы һәм ике чүп контейнеры сатып алынган, зиратлар тәртипкә китерелә, үзара салым акчасы җыю 100 процентка үтәлгән, пай җирләре өчен икмәк түләнгән. Җирлектә дүрт КФХ игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, өч шәхси эшмәкәр авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Быел җирлектә юлларны тәртипкә китерәсе, каты көнкүреш калдыкларын җыю графигын җайга саласы һәм урамда яктырту системаларын ремонтлыйсы бар. Җирлек халкы ярминкәләрдә 300 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. КФХ җитәкчесе Алексей Юдин үзенең КФХ эшчәнлеге белән таныштырды, КФХга 400 мең сумнан артык республикадан ярдәм күрсәтелде, дип билгеләп үтте. Ул узган елның шул вакытына бер комбайн ремонтланган булса, быел инде өч комбайнны сафка бастырдык, КФХда эшләүчеләргә хезмәт хакын акчалата да, бартер белән дә түләячәкбез, дип вәгъдә бирде. Ул Преображенский чиркәве эчен ремонтлаткан, авыл халкының проблемаларын хәл итә, аның катнашыннан башка бер бәйрәм һәм чара да үтми. Ә менә авылга килеп керүгә шуңа игътибар иттем, чиркәү каршында зур гына бина ташландык хәлдә, элек бу бинада совхозның ашханәсе һәм райпо кибетләре бар иде. Шушы бинаны берәр эшмәкәргә алып, монда ипи пешерү һәм кондитер цехы ачарга була. Ипи пешерү цехы ачсаң, биредә өч-дүрт кешегә даими эш урыны да булыр иде. Юкса, воровскийлыларга ипине Актаныш, Сарман районнарыннан, Минзәлә һәм Чаллы шәһәрләреннән китерәләр бит. Биредәге халык көнгә 150 буханка ипи ашый.
Мәлкәндә хезмәткә яраклы кешеләрнең 66 сы авыл хуҗалыгында, бюджет өлкәсендә 25 кеше эшли, 47 ир-ат һәм 36 хатын-кыз эшләми. Авыл халкына бер башлангыч белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, китапханә, почта, ике авыл клубы хезмәт күрсәтә. Җирлектә ике фельдшер-акушерлык пункты бар, ләкин Яңа елга кадәр эшләп килгән фельдшерлар хезмәт стажларын тутырып, лаеклы ялга киткәннәр, бүгенге көндә ике авылда да авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче юк. Бу бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе. Җирлек халкында бүгенге көндә 46 баш сыер исәпләнә, бу 2015 елга караганда 12 башка ким. Ә менә Дусай Кичү авылында дүрт сыер гына бар, биредә узган ел көтү дә чыкмаган. Җирлектәге Иске Мәлкән авылы буенча проблеманы хәл итәсе бар: биредә суның сыйфаты начар (тозлы, эчәргә яраклы түгел) трассасы да тузган, шуңа күрә республика программасына кертеп, яңа скважина куярга кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Җирлектә үзара салым җыю акчасы 2015 елда – 87, 2016 елда 74 процентка үтәлгән, бу җирлек халкын бизәми.
Илфар Халиков:
– Безнең халык элек-электән авырлыкларны бергәләп үткәр- гән, без дә моннан тайпылмаячакбыз, һәр хуҗалык эшчесе, ул гади хезмәткәрме, белгечме, яки җитәкчеме, иңгә-иң терәшеп, иктисадый һәм социаль авырлыкларны бергәләшеп ерып чыгарбыз, дип ышанам. Хәзергесе вакытта хезмәт хакы бирү буенча тоткарлыклар бар, бу вакытлы күренеш. Терлекчелектә бер сыердан бер бозау алып, аның көнлек үсешен 800 грамм- га җиткереп, һәр сыердан кимендә 10 литр сөт савып алсак, игенчелектә һәр гектардан уртача уңышны 25 центнерга җиткерсәк, чыгымнарны капларга шул җитә. Тырышыбрак эшләр өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, булган җитештерү куәтләрен нәтиҗәлерәк файдалансак, һичшиксез, югарырак күрсәткечләргә ирешербез.
Ике авыл җирлегендә дә авыл халкының көнкүреш шартларын яхшырту өчен дә, шулай ук эш белән мәшгульлек өчен дә, халыкның терлек асрауга игътибарын арттырырга кирәк. Ике җирлектә дә болынлыклар җитәрлек, печән әзерләүдә проблема юк, каз, үрдәк асрау өчен дә уңайлыклар зур: авыллар елга ярында утыра, берничә буа да бар. Гаилә бюджетын тулыландыруда да каз үрчетүнең файдасы бар, каз-үрдәк итенә ярминкәләрдә сорау зур. Хөкүмәтебез каз-үрдәк бәбкәләре алучыларга да субсидия бирә бит. Ике җирлектә дә авыл халкыннан каты көнкүреш калдыклары җыю мәсьәләләре буенча проблемалар күтәрелде. Мәлкән халкы картайган агачларны кисәргә һәм “Чиста шәһәр” оешмасына июнь, июль, август айларына, күрсәтелмәгән хезмәт өчен, исәп-хисапны ясарга кирәк диде.