2017 елда Мөселман ай календаре буенча 1438-1439 Һиҗри еллар

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

29 март – Рәҗәб аеның беренче көне, мөселман календаренең җиденче ае. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре, башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә, шулай ук кече хаҗ – Гомрә хаҗы кылына.

31 март – Р әҗәб а еның б еренче җ омгасына к аршы к ич – Р әгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәт пәйгамбәрнең атасы Габдулла белән Әминәнең н икахларын искә алу кичәсе.

24 апрель – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалимга могҗизалы сәяхәтен һәм аның җиде кат күккә ашу­ын искә алу. Ул анда Аллаһы Тәгаләнең тәхете алдында торып, аның белән сөйләшә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан исә килгән юлы белән Мәккәгә кайтарыла. Шуңа да бу төнне йокламыйча, Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләшә.

21 май – И дел Б олгарстанында И слам д инен р әсми р әвештә к а­бул иткән көн.

11 май – Б әраәт к ичәсе, я гъни “ ләйләтул Б әраәт”. Б әхет һ әм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ял­варып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы ту­рында карар кабул итә.

27 май – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

25 июнь – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме, ураза тоту тәмамланган көн. Ул зурлап бәйрәм ителә.

31 август – Г арәфә к өне. Хаҗ к ылучылар т арафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

1 сентябрь – ( дүшәмбе) – К орбан б әйрәме. И ң з ур м өселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана тор­ган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

2,3 сентябрь – Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фа­рыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләгә багышлап махсус сүзләр әйтәләр.

21 сентябрь – Хиҗри буенча яңа мөселман елы (1438) һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

30 сентябрь – Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626- 680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап ураза тота дип хәбәр итте.

16 ноябрь – Һ иҗри т өн. С әфәр а еның 2 6 н чы к өне – М өхәммәт пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә (Мөнәвәрә) шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, Һиҗрәт иткән көн ул. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни Һиҗри ел исәбе баш­лана.

1 декабрь – Мәүлид бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International