Рөстәм Зиннуров газета хәбәрчесенә менә нәрсәләр сөйләде:
– “Татарка Алтын” клибын карадым да, бик ошаттым, миңа аның стиле, идеясе ошады. Нигә соң әле татарларны яңа, креатив яктан күрсәтмәскә, дигән фикер туды. Башыма шундый уй килде: ник соң әле татар егетләренә бу кызга җавап чыгармаска? Егетләр белән киңәшкәннән соң, төн утырып шигырь яздым. Тавышяздырырга ашыкмадык, ә буш вакытларда клипны төшерә дә башладык. Ирина Смелаядан алган “минусовка” өчен гафу үтенәбез.
Гәрчә интернетта бу уңайдан төрле фикерләр язылса да (кемдер безне хуплады, кемдер киресенчә, хурлады), әлеге клипны иҗат иткәндә бездә бернинди негатив уй да юк иде. Бу җавап клибы белән без нибары Иринаны хупларга гына теләгән идек. Миңа шунысы кызык: ул безнең иҗат җимеше белән танышырга өлгерде микән? Күрсә, ошадымы, юкмы аңа? Башта клипны караучылар саны нибары 200 иде. Ә иртән торып карасак, бер меңнән арткан! Нибары 20 көн эчендә –49,9 мең карау! – без үзебез мондый ачышны көтмәгән идек. Тамашачы безгә канат куйды, инде яңа идеяләр белән янабыз