Минем әткәй 1893 елда Чат авылында туган. Уфада муллалыкка укыган, ишан дипломы алган. Ул вакытта ишан дипломлы кеше зур белемгә ия булган. Аннан соң аны 50 хуҗалыклы Калморза авылына мулла итеп җибәргәннәр. 1929 елга кадәр авылда мулла булып торган һәм минем булачак әнкәйгә өйләнгән. Аннан еллар болгана башлагач, әткәйне Минзәлә төрмәсенә илтеп япканнар. Өй верандасын куптарып, шул комсомолларның берсе, такталарны үзенә алып кайтып үзенә веранда эшләгән. Ул вакытта әнкәйнең бертуган абзыйсы кызыллар армиясендә взвод командиры булып акларга каршы сугышкан. Абзыкай үзебезнең авыл кешесе белән бер взводта булганнар. Абзыкай акларга каршы взводын күтәргән, үзе алдан барган. “Аталар бит, Гыйльмикирам!” дип кычкырган. Ә аклар ягыннан ату көчле булган. Шунда снайпер пулясы йөрәгенә килеп тигән. Абзыкайның сугыш кырыннан үле гәүдәсен алып чыкканнар. Мирзаһит абзый ул сугыштан исән кайткан. Әткәй 10 ел утырып кайткан. Ул вакытта әбекәй дә исән булган. Минем улым сугышта командир булып вафат булды, нишләп безгә аның бер файдасы да юк соң дип әйтеп караган, аңа колак салучы булмаган. Әткәй бик йончып кайткан булган. Аны шул хәлдә дә авыр эшләргә йөрткәннәр. Ул 45 яшьтә үлеп киткән, миңа бер яшь булган. Мине пионерга да алмадылар, ул мулла баласы дип. Миңа да 78 яшь бит. Шушы язмада язылган сүзләр әткәйгә, абзыкайга, Мирзаһит абыйга якты истәлек, дога булып ирешсен иде.