Илсөяр ХӘЕР ТДИНОВА
Күптән түгел ул Казанда үткән яшь парламентарий форумында катнашты. Чара “Волга” яшьләр үзәгендә узды, Татарстанның 43 районыннан активистларны җыйды. Форум кысаларында мастер-класслар, сөйләшүләр үткәрелде, ораторлык осталыгы дәресләре дә булды. Рәмзия сүзләре буенча, студентлар өчен иң төп вакыйга – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу була, ул яшьләр иҗтимагый палатасы оешуы хакында сөйләгән. Форумда катнашучылар Фәрит Хәйрулловичка төрле сораулар биргәннәр.
– Форумның төп максаты – яшь парламентарийларны берләштерү һәм аларның икътисади эшчәнлеген мотивацияләү. Безнең һәрберебез яңа биремнәр алды һәм башка районнар белән тәҗрибә алмашты. Мин күп кенә кызыклы кешеләр белән таныштым, хәзер алар белән социаль челтәрләрдә аралашабыз, әңгәмәләр алып барабыз, төрле проблемалар турында сөйләшәбез. Минем уйлавымча, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга һәм бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Рәмзия тумышы белән Башкортстаннан. Анда аның әбисе белән бабасы яши. Ул аларга кунакка кайткач, йорт хайваннарын дәвалый. Туган ягында аны җирле ветеринарлар да белә, ул анда практика үткән. Бу гүзәл кызның хайваннарга мәхәббәте бала чактан ук ярала, ул кечкенәдән үк хайваннарны дәваларга хыялланган. Техникумны тәмамлагач, югары уку йортына керергә, аны тәмамлап, квалификацияле белгеч булырга, алга таба үзенең шәхси клиникасын булдырырга планлаштыра.
– Мине бу тормышта бар нәрсә кызыксындыра, – ди Рәмзия. Дәрестән тыш дәресләр, чаралар, өстәмә секцияләр, спорт – боларның барысы да минем яшәешемне тәшкил итә, мин аны якты итәргә тырышам. Уйлавымча, һәр кеше алдында барлык юллар ачык. Һәм аларның иң мөһиме – студент еллары, бу сукмак буйлап ашыкмыйча һәм вакытны кумыйча үтәргә кирәк. Бу кызның девизы – бернәрсә-дән дә курыкмаска һәм бары тик алга барырга. Рәмзиянең күңелсезләнеп утырырга вакыты юк, буш вакытларда курсташлары белән бассейнга йөри, волейбол һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнергә ярата. Спорт ярышларында даими катнаша.