Аэробика соклану уята

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Фәнил ГАРИПОВ

Балаларның чыгышларын сокланып карап утырдым. Ә бит әлеге чыгышларны карарга барганда мин критик уй­лар белән барган идем, чөнки аэробика ул бию, ритмика, гимнастика катнашмасы буларак яңарак барлыкка килгән спорт төре. Кызлар искитмәле чыгышлар күрсәтте. Эш энтузиастлары, тренерлар Жанна Фатыхова, Светлана Шарипованың зур көч куйганнары күренеп тора, хәтта 4 ай гына шөгыльләнгән 4-6 яшьлек балаларга карап та күреп була иде моны.

Жанна Фатыхова кул астында өч төркемдә 36 бала шөгыльләнә, шуларның 5 се спорт мастерлыгына канди­дат, 11 бала үсмерләрнең 1 разрядына, 3 се зурларның 3 разрядына ия.

Республикакүләм ярышларда да катнашалар, 2015-2016 елларда ике тапкыр Татарстан данын яклап Россия чем­пионатында Чебоксарда көч сынаштылар һәм 15 команда арасында 6 нчы урынны яуладылар.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Берәр ярышка бара башласаң, транспорт мәсьәләсе килеп туа. Нәфислекне арттыру, хореография хәрәкәтләрен үзләштерү өчен ста­нок ясату, гимнастика киемнәре булдыру өчен ярдәм кирәк

Әлеге чара хакында тулырак фотолар белән menzela.ru сайты аша да танышырга була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International