Юрий кайда да сынатмый

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Юрий эш урынында булачак тормыш иптәше Альбина ханым белән таныша һәм гаилә дә корып җибәрә. Ул вакыттагы Юшады совхозы товарлыклы-сөтчелек фермасында 200 баш савым сыеры була, совхоз 2005 елда бөлгенлеккә төшә, фермадагы малларны бетерәләр. Юрий күрше Кадрәк авылындагы фермага эшкә йөри башлый. Кадрәк фермасында да савым сыерлары төркеменә беркетелә. Эшне күңел җылысын биреп, ихластан башкара Юрий. Тырышлыгы, максатчанлыгы бу фермада да яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлелегенә ирешергә ярдәм итә.
Юрийның бу фермага килеп эшләвенә дә 10 ел үтеп киткән. Чирек гасыр ул яраткан хезмәтеннән тәм табып эшли. Юрий фермада 50 баш савым сыерларын ашата, тәрбияли. Сыерларны прогулкага чыгара, җәен көтү көтә. Уңган терлекче Альберт Овчинников, Николай Остроумов, Вадим Гермагентовлар белән ярдәмләшеп хезмәт куя. Хәзер хуҗалыктагы алдынгы савымчы Резеда Загидуллина сауган сыерларны карау белән мәшгуль. Нык ихтыярлы, эш сөючән терлекчене хуҗалыкта да хөрмәт итәләр. Хезмәтен яратып, булсын дип эшләгәч, ел саен диярлек район сабантуенда район башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Юрий үз йортында да күп итеп мал тота, 13 баш мөгезле эре терлеге, 4 баш сарыгы, 9 баш дуңгызы, бер аты һәм колыны бар. Абзарында казы һәм үрдәге, тавыгы да шактый.
Тормыш иптәше Альбина белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, Лиана белән Диананың үз тормышлары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International