Иркәнәш җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр данлы үткән елларын сагынып яшәү белән беррәттән үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыра баралар. Биредә сыерлар саны гына түгел сарыклар, кошлар саны да арта бара. Рөстәм Шәрәфетдинов белән Илгизәр Камалов хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 17 шәр башка җиткән. 5-6 баш сыер тотучылар да бар. Нәтиҗәсе дә матур – сөт сату үткән ел белән чагыштырганда 1200 центнерга арткан. Сөтне “Заиковский” хуҗалыгына тапшыра башлагач, аның бәясе дә декабрьдә 20 сумга күтәрелгән. Әмма залдан ишетелгән репликалардан аңлашылганча, күрше хуҗалыкка тапшырудан отуларын аңламаучылар барлыгы калган. Күчеш чоры психологиясе.
Көнләшү булырга тиеш түгелдер. Радик Фәттахов суытып, чистартып тапшырган сөт күләмен арттырып, аңа бәяне күтәрергә омтыла. Ул сөтне югарырак бәягә саткан саен, сөт тапшыручыларга да күбрәк түләү мөмкинлеге арта бит. Әтрәкледә райондагы барлык шәхси хуҗалыклардан сөтне җыеп суытып тапшырырга әзерләр. Бу хакта Әтрәкледә булган җыенда район җитәкчелеге алдында Рөстәм Газизҗанов белдерде. Сүз уңаенда, Әтрәкледә хуҗалык экономисты Наилә Һадиуллина докладында яңгыраган (хуҗалык үткән елны 80 миллион акча эшләп 20 процент рентабельлелеккә ирешкән) саннарны тыңлаганнан соң әлеге ике авылда ха- лык белән очрашуда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкта эшлүчеләргә рәхмәтен җиткерде, аларнын хезмәте башкаларга үрнәк булуын әйтте. Хуҗалык җитәкчесе тәвәкәлләп керткән алдынгы технологияләрнең тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын белдерде.
Әтрәкледә мари халкы яшәгән авылларда социаль-көнкүреш объектлары төзүгә (Калтак авылында быел клуб төзү дә планга кертелгән) игътибар биргәннәре өчен республика, район җитәчелегенә рәхмәт әйтсәләр, Иркәнәштә авылның киләчәге хакында шактый бәхәсләштеләр. Бигрәк тә Илгизәр Камаловның данлы колхоз тарихын искә алып янәдән күмәкләшергә чакыруы яңа, хәтта көтелмәгәнрәк фикер булып яңгырады. Колхозны сафка бастырып булмас, билгеле. Бу хакта Айдар Салахов та әйтте. Әмма төзек диярлек торган элеккеге ферма корпусларының бушлыгына эшчән кешенең борчылуы аңлашыла. Бу хакта Илгизәр Камалов белән аерым әңгәмә оештырырга планлаштырабыз. Иркәнәш төбәгендә яшәүчеләрне борчыган проблемага газ хезмәте җитәкчесе Владимир Черновның җавабы районда яшәүчеләрне дә шатландырыр. Алар газ хезмәте өчен түләүдә аванс язуны туктатырга җыеналар. Моның өчен саннарны вакытында биреп барырга һәм ай саен соңламыйча түләргә генә кирәк.
Авылдан җыелган чүп өчен түләүгә кагылышлы мәгълүмат газетаның киләсе санында басылачак. Авыл халкын мәктәпсез калу гына түгел, балалар бакчасы булмау да борчый. Шул ук вакытта күрше авылдагы бакчага барлык балалар да йөрми. Иркәнәштә балалар бакчасын янәдән торгызу өчен өч миллион сум акча кирәк. Бу фактның нинди зур проблема икәнен аңлату өчен тагын бер сан – мәктәп ябылгач, җирлек бюджеты элек укытучылар түләгән керемгә салымнан да мәхрүм калган. Авылларны төзекләндерүгә тотылу өчен җыелган үзара салым түләмәүчеләр дә бар. Чөнки бу җирлектә 19 кеше эшсез (күрше хуҗалыкта эшче куллар җитешми хәтта) утыра. Тормышларын алып барырга тырышучылар читкә китеп эшли. Шул ук вакытта хуҗалыкларында мал тотып яшәп булуын аңлаучылар да арта бара.
Һәр авылның үз көе. Аның моңлы яисә дәртле ритмнардан торуы шунда яшәүчеләргә турыдан-туры бәйле. Әтрәкле һәм Иркәнәш авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда булып кайтканнан соң бу фикер миндә тагын да ныгыды.