Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне яратмыйсың икән, властька килмәвең хәерле

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

“Минтимер Шаймиев. Биогра­фия продолжается...”

(Автор тәрҗемәсендә бирелә.)

Яңа эш җиңелләрдән булмый, әмма элеккесе кебек бик кызыклы була. Шәймиев монда да күп кенә проблемаларны хәл итүдә этәргеч роль уйный.

Начальник һәм аның кул астын­да эшләүчеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт һәрчак аерым, үзенчәлекле тема. Чөнки эш баш­лаганда, теләсә кайсы җитәкче башкарырга бурычлы саналган әйбер – кешеләр белән тиешле мөнәсәбәт урнаштыру. Шәймиев белән булган истәлекле бер ва­кыйганы гына искә алыйк.

Бервакыт аның кабинетына ул чагында аңа бик үк таныш бул­маган шофер Михаил Петров бик ачуланып килеп керә. Ә аның ту­зынуы фатир юклыктан икән. Ике кечкенә бала белән авыр шарт­ларда яшиләр. Тәмам түземлеге төкәнгән кешенең!

Күпмедер вакыт уза, шушы шоферның Мари Республикасы территориясендә авария ясавы билгеле була, ул шунда суд ка­рары чыкканын көтеп ята икән. Начальникны юкка рәнҗетүен аңлаптыр, күрәсең, иптәшләре аша коллективның үзенә булы­шуын үтенеп сорый. Бик яхшы ад­вокат кирәк була. Коллективта бу рольне башкарырдай кеше – ав­томеханик Эшпай була. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүе өстенә мари телен дә шәп белә...

Нәтиҗәдә Петровны аклыйлар. Өенә кайта һәм элекке эшенә керешә. Кыш җитә. Ел ахырына “Сельхозтехника” берничә йорт төзи. Чират бик нык, катгый са­клана. Торак һәрвакыттагыча җитешми... Ниндидер ажио­таж туа. Бервакыт Минтимер Шәймиев эшкә килсә (ә урам­да чатнама суык!), аңа шундый хәбәр җиткерәләр: шофер Пет- ров халык күченергә әзерләнгән фатирларның берсенең ишеген ватып кереп, үз белдеге белән гаиләсен шунда күчергән.

Барысы да югалып кала: мон­дый хәлнең булганы булмый әле. Күпләр бу башбаштак кешене тиз арада “урынына утырту”ларын таләп итә. Ә бу гаиләне сал­кын кышта урамга куып чыгару, ә хуҗаны бу хулиганлыгы өчен кимендә 15 тәүлеккә утырту дигән сүз бит. Нишләргә соң? Алар да кеше бит... Шәймиев бераз уйга чумып тора да, шәһәр советы рәисе иптәш Соловьев янына китә. Үзара мөнәсәбәтләре фор­маль түгел, ә үзара ярдәмләшеп, эшлекле рәвештә яшиләр. Кирәк икән, “Сельхозтехника” шәһәргә төзелеш материаллары алып кай­тырга, юл төзергә булыша.

Бу урында бераз моңарчы булган вакыйгаларны искә алырга, артка­рак чигенергә кирәк. Эш шунда ки, шул заманнарда ук кайбер урын­нарда базар мөнәсәбәтләрен кул­лана башлыйлар. Планлы система законнарын бозуларын аңлыйлар, әмма башка юл белән, мисал өчен, юллар төзүнең мөмкин бул­маганын яхшы аңлыйлар. Шәһәр эчендә дә, хәтта “Сельхозтехника” янында да юньле юл булмый: ма­шиналар гасырлык чокыр-чакыр­лардан селкенеп йөрүләрен дәвам итәләр.

Шәймиевны мондый тормыш туйдыра һәм ул җитди карарга килә. Карьер таба, шунда ике экс­каватор, бульдозер куйдыра. Бар­лык шоферларны җыя да, шәһәргә керү юлларын төзүгә алыначак- ларын, гравий ташыган һәрбер шоферга шунда ук, көнендә акча биреләчәге турында хәбәр итә.

Әлбәттә, мәсьәләгә болай якын килү зур фурор тудыра. Эш өчен шул рәвешле түләү бөтенләй күрелмәгән хәл булу өстенә, мондый гамәл өчен бер өч елга утыртып та куюлары бар. Ләкин Шәймиев яшь, күп уйлап торырга вакыты юк аның... Аның башын­да бер генә уй: бу бит бик мөһим, кирәкле эш! Экскаваторчыларга да шул рәвешле түләү оештыры­ла. Управление кассиры да карь- ерда, тәүлекләр буе бар халык белән бергә эшли, һәр шоферга һәм эшчегә акчаны урында ук тап­шыра. Андагы тузан – күкләргә аша! Атна буе бөтен шәһәр тузан эчендә утыра... Барысы да гаҗәпкә кала, нәрсә булыр бу? Шунда бар халык күреп шакката: “Сельхоз­техника” менә дигән гравийлы юл җәйгән, юлга битум агызып, шома юллардан җилдерә дә баш­лыйлар. Беренче юлны бер атна­да эшләп бетерәләр. Райкомның беренче секретаре һәм башкарма комитет рәисе шаккаталар: ә бит мондый юллар төзү өчен башка чишелешләр дә булган икән бит!

Минтимер Шәймиев:

– Мин башка магистраль ягын­нан икенче юл төзү турында уй­лый башладым. Алга таба төзергә кирәк. Сәкинә белән ял көнне шул турыда сөйләштек (бергәләп утырып чәй эчәргә туры килсә, кайбер производство эшләре ха­кында гәпләшеп ала идек без). Бу көнне ул да нормаль урамнар ха­кында хыялланып алды... Шунда мин шәһәр Советына, Соловьев янына килдем. Аның шәһәрне төзекләндерү өчен акчалары булса да, ул акчалар кулланыл­мый да кала. Чөнки техника юк, төзелеш материаллары зур дефи­цит. Ә бездә исә төрле техника бар. Соловьевка әйтәм: “Әйдәгез, юлларны яхшыртабыз. Миннән – техника, төзелеш материалла­ры, ә сездән – акча”. Көтелмәгән тәкъдимнән аның йөзе яктырып китте. “Мин моның өчен сиңа ба­рын да бирәм!” “Бик шәп.

(Ахыры 9 нчы биттә.) белән бергә эшли, һәр шоферга һәм эшчегә акчаны урында ук тап­шыра. Андагы тузан – күкләргә аша! Атна буе бөтен шәһәр тузан эчендә утыра... Барысы да гаҗәпкә кала, нәрсә булыр бу? Шунда бар халык күреп шакката: “Сельхоз­техника” менә дигән гравийлы юл җәйгән, юлга битум агызып, шома юллардан җилдерә дә баш­лыйлар. Беренче юлны бер атна­да эшләп бетерәләр. Райкомның беренче секретаре һәм башкарма комитет рәисе шаккаталар: ә бит мондый юллар төзү өчен башка чишелешләр дә булган икән бит!

Минтимер Шәймиев:

– Мин башка магистраль ягын­нан икенче юл төзү турында уй­лый башладым. Алга таба төзергә кирәк. Сәкинә белән ял көнне шул турыда сөйләштек (бергәләп утырып чәй эчәргә туры килсә, кайбер производство эшләре ха­кында гәпләшеп ала идек без). Бу көнне ул да нормаль урамнар ха­кында хыялланып алды... Шунда мин шәһәр Советына, Соловьев янына килдем. Аның шәһәрне төзекләндерү өчен акчалары булса да, ул акчалар кулланыл­мый да кала. Чөнки техника юк, төзелеш материаллары зур дефи­цит. Ә бездә исә төрле техника бар. Соловьевка әйтәм: “Әйдәгез, юлларны яхшыртабыз. Миннән – техника, төзелеш материалла­ры, ә сездән – акча”. Көтелмәгән тәкъдимнән аның йөзе яктырып китте. “Мин моның өчен сиңа ба­рын да бирәм!” “Бик шәп. Без материал таптык, кай­тардык, осталарны чакырдык, кирәкле техниканы бирәчәкбез”.

Ә ел ярымнан соң... Соловьевны барысы күккә чөеп мактый, баш­ка шәһәрләргә үрнәк итеп куя: “Янәсе, карагыз, Минзәләдә нин­ди юллар төзелә!”

Менә шулчак Шәймиев Соло­вьев янына барып, Петров тари­хын бәян итә. Сөйләшү болайрак бара: телисеңме, теләмисеңме, булдыра аласыңмы, юкмы, ләкин зинһар өчен, ярдәм ит. Минем хезмәткәргә фатир кирәк, юкса бу кеше белән нәрсә булмас, ул бөтенләй юдан язарга мөмкин. Шәһәр советы рәисе болай ди: “Хәзерге минутта артык фатирым юк. Барысы да хуҗалы, законлы. Монда нәрсә уйларга соң?” – “Нәрсә уйларга? – ди Шәймиев, – аңлыйсыңмы бу нәкъ шундый очрак, борыныңнан кан акса да, кирәк!” Соловьев йөзен чытып, ниһаять җавап бирә: “Бер ярым­подвал бина бар барын, әмма анда ремонт ясарга кирәк...” Шу­лай итеп, Шәймиев бу бинаны Петровныкы итүгә ирешә. Шунда ук барып карарга булалар, янәсе нинди фатир икән? Коры гына фатир булып чыга, җылылыгы да бар, ике коммуналь бүлмә – бе­ренче мәлгә бик ярыйсы.

Шәймиев конторага кайта һәм Петровны үз янына дәшә. Тегесенең йөзе агарган, сөмсере коелган, күзләрен күтәреп карар­га да курка. Шәймиев моңарга: “Әйдә, утыр. Тынычлап сөйләшик”. Михаил утыра, авыр сулый, әмма дәшми. “Бик зур начарлык эшләдең син, законсыз гамәл кылдың”, – ди начальник. Петров башын кага, һаман дәшми. Ачу­ланышмый, бары тыңлый гына. Бу үзе прогресс. “Әмма без дә шәһәр советы рәисе белән Айдан төшмәдек, хәлеңне аңлыйбыз. Бер торак таптык инде... Дөрес, фатир ярымподвал тибында, әмма болай ярыйсы гына. Ремонт белән булышырбыз, чиратың җиткәнче, уңайлы торак алганчы яшә. Ә теге яңа төзелгән торакны бушатыр­га туры киләчәк...” Бу сүзләрне әйткәч, Петровның йөзенә ка­рый, ә аның – эре бәдәнле, кырыс йөзле ир затының яңакларыннан күз яшьләре ага...

Шәймиев вәгъдә биргәнчә, ре­монт ясала, тоткарлыкларсыз һәм сыйфатлы була ул. Петров барын да дөрес аңлый, ә берничә елдан соң Шәймиев аңа үз кулы белән яңа, бөтен уңайлыклары булган фатир ачкычлары тапшы­ра. Шушы очрактан соң Петров тагын да тырышыбрак эшли, дис­циплинасы бик яхшыра, произ­водство алдынгысына әверелә. Шулай ук коллективтагыларның да җитәкченең бу гамәлен хупла­ганы сизелеп тора...

Китапны укыгач, төрле чы­ганаклар буенча әлеге Михаил Петровның исән булу ихтима­лы барлыгын ишеткәч, без дә эзләнүләргә керештек. Көннәрдән бер көнне мөхәррияткә шәһәр- дәшләребез Фәим ага һәм Нәкирә апа Лотфрахмановлар килеп кер­де. Аларның ярдәме зур булды, үз машиналарына утыртып, безне Петровлар яшәгән йортка алып килделәр.

Дилбәр ханым Петрова:

– Минем тормыш иптәшем Петров Михаил Кузьмич “Сельхозтехника”да эшләгәндә Минтимер Шәймиев управляю­щий итеп билгеләнгән. Көннәрдән бер көнне ул Михаил Кузьмич­ ны үз янына дәшеп: “Минем шо­ферым булыгыз әле”, – дигән. Иремнең сөйләгәннәре хәтердә әле: “Минтимер Шәрипович шулкадәр кешелекле, гади иде, без авылларда кунып калган ва­кытларда аның белән бер кара­ватта йоклаган чакларыбыз да булды”, дип сөйли торган иде. “Сельхозтехника”да эшләгән чор­да Михаил Кузьмичка Муса Җәлил урамындагы ике хуҗалыкка (бер ягында хезмәттәше Михаил Ни­колаев яшәгән) каяндыр Актаныш ягыннан иске йорт алып кай­тып салганнар, ике хуҗалыкка базлары уртак булган. Берничә ел яшәгәннән соң, шул ук Муса Җәлил урамында, өстәрәк, сул якта бер фатирга күчкәннәр. Бе­ренче хатыны Гөләндәм апа да шунда күп еллар склад мөдире булып эшләгән. Без Михаил белән 15 ел яшәдек, аның вафат булуы­на да 7 ел тулды. Бар кеше өчен дә яраткан “дядя Миша” иде ул. Ачык йөзле, ярдәмчел, уен-көлке яра­та, шундый матур итеп гармунда уйный, татарча җырлар җырлый иде. 37 нче елгы сеңлесе исән, ел саен каберенә зиярәт кылырга кайта. 41 нче елгы энесе Казанда яши иде, ул да вафат инде...

Менә шундый истәлекләр белергә насыйп булды безгә. Әмма Михаил Петровның балала­ры булмаган.

Ул чорда “Сельхозтехника”да бульдозерда эшләгән Фәим ага Лотфрахманов сүзләренчә, анда башка Михаил Петров эшләмәгән. Ничек кенә булмасын, минзәләлеләр өчен бу истәлекләр кадерле.

P.S. Бүгенге Шәфкатьлелек йорты “Сельхозтехника”ның яңа конторасы итеп төзелгән иде. Оешма юк инде, ә ул эшләгән эшләр һаман да кешеләргә фай­да китерәләр. Материал басарга әзерләнгәндә, без Минтимер Шәймиев белән бер елларда эшләгән минзәләлеләр белән аралаштык. Бертуган Нико­лай һәм Илья Петровлар, шулай ук Михаил Кузнецовның ул елларда эшләве ачыкланды. Мөхәррияткә күп еллар “Сельхозтехника”да эшләгән хезмәт ветераны, ТРның ат­казанган автотранспорт хезмәткәре Рафаиль Солтанов килеп, безгә түбәндәгеләрне бәян итте:

– Ул вакытта су башнялары ясый­лар иде, мин Түбән Камадан торба ташыдым, торба диаметрларын әле дә хәтерлим. Ул чорда фатирлар юк иде бит, миңа да: “Эшләгез, мин сез­не фатирсыз калдырмыйм”, диде. 67 нче ел. Минтимер Шәрипович Ка­занга китәргә җыена. Безнең арада мондый диалог булды. Мин аңарга: “Сез китәсез, ә мин фатирсыз калам бит”. Ә ул исә: “Борчылмагыз, мин Юрий Александровичка әйтеп кал­дырырмын (Попов – Шәймиевтан соң бу оешманы җитәкли. Ред. иск.), ул сезне фатирсыз калдырмас”, диде. Фатирлар төзелә торды, мин шул ук елны фатирлы да булдым. Менә шулай, үз сүзендә тора торган кеше, әйттеме – үти иде. Ялкаулар­ны, эчкечеләрне җене сөймәде, бик тиз тәрбияли иде ул аларны, әмма берәүне дә эштән кумады.

Минтимер Шәрипович оешма белән җитәкчелек иткән чорда эшләгән Леонид Чернов, Рәис Ах­метов һ.б. бик күп минзәләлеләр белән аралашырга туры килде (алар белән булган әңгәмәләрне сез алдагы санда укый, “Минзәлә дулкыннары” радиосыннан тулы­сынча тыңлый аласыз).

 

Тарихи фактлар

Татарстан Республикасы Президенты Минти­мер Шәрип улы Шәймиевның язмышы Минзәлә төбәге белән аерылгысыз бәйләнгән. 1962 елда аны “Сельхозтехника” берләшмәсенә җитәкче итеп билгелиләр. 25 яшьтә генә булуына да карамастан, ул инде моңа чаклы Мөслим районының шундый ук берләшмәсендә баш инженер булып чыныгу үткән була һәм Минзәләдә дә, чиркану алып тормыйча, хезмәт, көрәш диңгезенә чума.

Укучыларга аңлаешлырак булсын өчен, Минзәлә “Сельхозтехника”сының үткәненә күз йөгертү – үзе үк гыйбрәтле. 1930 елның ахырында аракы-спирт заводы ихатасында гына машина-трактор станция- се булып шытым алган “үги” оешма ул. “Байлыгы” да 22 “СТЗ” тракторы, 4 “Фордзон” һәм тонна ярымлы сыңар автомобиль исәпләнә. Өч елдан аңа “СЗК” маркалы 21 комбайн кайтаралар. Авыр сугыш ел­ларында аларның ничаклысы исән калгандыр да, район хуҗалыкларында сыер вә үгезләр алар йөген ничек күтәргәндер?

1947 елда машина-трактор станциясе элек солдат казармалары тезелешеп торган ихатага күчә һәм әле байтак гомер үткәннән соң, 1957-1958 елларда да андагы тракторларның саны 280 нән, ә комбайн­нар саны 120 дән артмый. Шул елларда техниканы колхозларга сатып, элекке оешманы ремонт-техник станция итеп үзгәртәләр.

Минтимер Шәймиев “Сельхозтехника” район берләшмәсен биш ел буе җитәкләгәннән соң, оеш­мада 483 трактор, 70 комбайн һәм 79 автомашина исәпләнә. Механикалаштырылган отряд башкар­ган эшләрнең күләме шушы чорда 306 процентка арта. Автомашиналар йөкне 205 процентка күбрәк ташый башлый. Ә төп производстводагы товар җитештерүчәнлек шул еллар дәвамында 220 про­центка менеп җитә. Октябрь революциясенең 50 ел­лык бәйрәме якынайганда, берләшмәнең 1967 елда­гы алты айлык планнарны 121 процентка үтәп чыгуы да, механикалаштырылган отрядның планнан тыш тагын 20 мең сумлык өстәмә товар җитештерергә йөкләмә алуы да – һич тә юкка түгел.

1966 ел барышында гына да Минзәләдәге төп мастерскойның үзендә 100 мең сумлык яңарту эшләре үткәрелә, Хуҗәмәт бүлекчәсендәге ре­монт мастерское да өр-яңадан туа. Моннан тыш берләшмәдә 150 урынлы клубы, китапханәсе, мето­дик кабинеты булган яңа административ бина аяк­ка бастырыла. Бөтен районга (ә бәлки төбәккәдер?) иң беренче булып эстрада оркестры оеша. “Сельхозтехника”ның футбол, волейбол, чаңгы һәм җиңел атлетика буенча оештырылган спорт коман­далары республика һәм төбәк ярышларында ал­дынгылык яулый. Коллектив хезмәтчәннәрендә үзләренең бердәмлекләренә һәм иҗади көчкә ышаныч арта. Җиңүләр озак көттерми. 1966 елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча Минзәлә “Сельхозтехни­ка” берләшмәсе республикада – беренче, ә Россия күләмендә икенче урыннарны яулый. Шушы хезмәт җиңүләре, ару-талу белмәс хезмәт өчен берләшмә җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Ле­нин орденына һәм Бөтенсоюз күргәзмәсенең ал­тын медаленә лаек була. Минзәләлеләр Минтимер Шәймиевны үз гомерендә беренче мәртәбә СССРның Югары Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Ә 1967 елда Минтимер Шәрипович инде партия өлкә коми­тетына эшкә күчә.

(Фактлар “Минзәлә” район газетасы архивын­архивын­нан җыелды).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International