Без булган көнне мәктәп ашханәсендә балаларга чөгендер салаты, кыздырылган итле бәрәңгеле аш, кисель һәм арыш ипие бирделәр. Биредә беренче төркемдәге күпчелек балалар алларына куйган ризыкларын тәмләп ашап бетерделәр, ә берничәсе өстәмәне дә сорап алды, кайсыберләре калдырдылар. Бу көнне 7-11 яшьлекләргә 28 сум 76 тиенлек, 12-18 яшьлекләргә 39 сум 18 тиенлек ризык ашатылды, шуның 20 сумын хөкүмәт субсидия- ли. Ә инде озайтылган көн төркемендәгеләргә дөгеле аш, какао һәм 40 грамм ипи бирелде. Бу төркемдәге балаларга 11 сум 32 тиенлек ризык ашаттылар.
Ольга Ильина (мәктәп директоры):
– Балаларның ашатуын ай саен ата-аналар комиссиясе даими тикшереп тора, алар тарафыннан канәгатьсезлек белдерүчеләр юк. Мәктәптә көндез 604 бала бер тапкыр ашый, озайтылган көн төркемендә 255 бала икенче тапкыр туклана. Бездә балаларны өч төркемгә бүлеп ашаталар.
Татьяна Гарипова (биредә укучы баланың әнисе): – Безнең балалар пешекчеләр әзерләгән ризыкларны тәмле дип ашыйлар, алар ризыкларны төрләндерәләр. Гомумән, без балаларны ашатудан канәгать.
Эльмира Газетдинова (2а сыйныфында укучы):
– Мин мәктәптә пешерелгән ризыкларны ашап бетерәм. Биредә ризыкларны төрлән- дереп әзерлиләр.
Гүзәл Мингазова (3б сыйныфында укучы):
– Мәктәп ашханәсендә әзерләгән ризыклар сыйфатлы, тәмле, ашап бетерергә тырышам.
Сережа Мажаров:
– Мин мәктәп ашханәсендә пешергән ризыкларны өнәп ашамыйм, менә бүген итле бәрәңгеле аш бирделәр, мин мондый аш яратмыйм.
|
безнең белешмә Шәһәребез мәктәпләрендә бер баланы ашаткан өчен ата-аналар көнгә 25 сум түлиләр. Шәһәр мәктәпләрендә балаларны шимбә көнне ашатмыйлар, чөнки ул көнне мәктәптә дәресләр саны аз.
|