Республика конкурсында җиңделәр

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Илсөяр ХӘЕР ТДИНОВА

 

Бу конкурс Татарстанның ике дәүләт телен рус һәм татар телләрен балаларга өйрәтүдә зур уңышларга ирешкән балалар бакчасын ачыкларга юнәлдерелгән. Конкурста барлыгы 150 балалар бакчасы катнаш­ты. Шуның егермесе бер миллион акча отты. Алар арасында Югары Тәкермән авылының “Шатлык” бала­лар бакчасы да бар. Бүгенге көндә бакчага 22 бала йөри. Мөдир Гүзәл Фатыйхова сүзләре буенча, мәктәпкәчә учреждениенең уңышы шун­да, хезмәткәрләр ата-ана­лар белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар үз чиратын­да тәрбиячеләргә ярдәм итәләр, конкурсларда, ча­раларда катнашалар. Бу ак­чага алар балалар бакчасы өчен мебельне яңартырга, интерактив такта, конструк­торлар алырга планлаштыралар.   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International