Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка 20 гыйнварда 80 яшь тула

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Әлеге зур хезмәтне журна­лист, язучы Игорь Цыбульский белән озак еллар Президентның матбугат хезмәтендә баш киңәшче булып эшләгән, хәзер Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина ике ел дәвамында әзерләгәннәр. 600 битле бу ки­тап бер сулышта укыла, аннан аерылып булмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы китапның һәр битен укыган саен, аны яңа яктан ачасың. Бер шәхеснең тормышында ил һәм Татарстан күләмендәге күпме тарихи ва­кыйгалар бер-бер артлы күз ал­дыннан үтә...

Китап Минтимер Шәймиевның “Ил күләмендәге катлаулы вакыт­ларда сезнең белән бергә башка­рылган эшләремә, гамәлләремә биргән бәягез өчен рәхмәт. Мин начар кеше түгел, шул ук вакытта ул хәтле үк яхшы да түгелдермен” дигән сүзләр белән башланып китә. Тугыз бүлектән торган ки­тапка Минтимер Шәймиев үткән бай тормыш юлы белән бергә ил, Татарстан язмышы да язылган. Кайберәүләр биографик язмалар­ны укырга бик яратмыйлар. Әмма Минтимер әфәнде турындагы ки­тап бер дә ялыктыргыч түгел, био­график белешмәләр, сәяси вакый

белән генә тулмаган. Анда – аның нәселе, балачагы, гаилә тор­мышыннан кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар, гаять тыгыз көндәлек эш көннәре, сезнең дә, безнең дә Шәймиев белән бергә үткән чор... Минтимер әфәнденең Киңәшчесе булган танылган тарихчы Рафаэль Хәкимов:

– Бу гади китап кына түгел, ул – энциклопедия. Китап киләчәктә тарихчыларның да эшен җиңеләйтәчәк, – дип югары бәя бирде.

Минтимер Шәймиевның җитәк- челек итү алымнары, гади халык­ка мөнәсәбәте – властьтагылар өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле дәрес ул. Очрашуда катнашучы­ларга мөрәҗәгать итеп:

– Властька теш-тырнагың белән ябышып ятарга кирәкми. Анда килгәнсең икән, җигелеп эшләргә кирәк. Кешеләрне яратмыйсың икән, җигелеп эшләргә кирәк. Кешеләрне яратмыйсың икән, властька килмәвең хәерле, – дигән сүзләрендә нинди тирән мәгънә ята.

Карт бабай булдым

Журналистларның “Беренче ки­тапны автографыгыз белән кемгә бүләк иттегез?” дигән соравына Минтимер әфәнде:

– Әлбәттә, Сәкинә ханымга. Картая барган саен җәмәгатеңне тагын да ныграк яратасың икән. Бер-береңне аеруча кадерләп яши башлыйсың, – диде.

Минтимер Шәрипович тагын бер шатлыгын хәбәр итте:

– 60 яшьлек юбилеема онык бүләк иткәннәр иде. Ә сиксәнемә якынлашканда социаль статусым­ны үзгәрттеләр. Мин хәзер бабай гына түгел, карт бабай. Оныгым оныкчык бүләк итте, – дип сөенече белән уртаклашты.

Әгәр сезне бөек шәхеснең био­графиясе кызыксындыра икән – бу китапны укыгыз. Әгәр сез Та­тарстан язмышы турында күбрәк белергә телисез икән – бу китап­ны укыгыз. Әгәр сезне универсаль сәяси уңыш “рецепты” кызыксын­дыра икән – бу китапны укыгыз.

Әлеге китап сатуга чыкты, теләгән һәркемнең сатып алу мөмкинлеге бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International