Сораштырды – Дифиза НУ Р И Е В А
Ирина Исламова:
– Раштуа минем өчен бик зур бәйрәм. Бу көнне мин тәмле ризыклар пешерәм. Кунаклар дәшәм. Чиркәүгә барып дога кылам, шәм куям. Минем уйлавымча, дин йортында гыйбадәт кылган вакытта барлык дөньяви юкка чыга.
Любовь Егорова:
– Әлеге бәйрәм гаилә бәйрәме булып санала, шуңа күрә без аны бәйрәм табыны артында туганнар белән уздырабыз. Иртән үк пироглар пешерәбез, бөтен тәмле ризыкны өстәлгә куябыз. Бер-беребезгә бүләк бирешәбез. Барлык минзәләлеләргә дә, шул исәптән гаиләмә, балалар һәм оныкларыма яхшылык, сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын телим.
Валентина Макарова:
– Олыгая барган саен Раштуа бәйрәме Яңа ел бәйрәменә караганда да мөһимрәк урын ала бирә. Чөнки әлеге бәйрәм безнең гадәти тормышыбызга күп шатлыклар, гаилә җылысы һәм иминлек алып килә. Бәйрәм уңаеннан балаларыбыз, туганнарыбыз белән очрашу, алар белән күңелле итеп вакыт уздыру рәхәтлек бирә. Бу көнне безнең зур гаиләбез – балалардан башлап ике туган, өч туган туганнарыбыз белән тәмамлап, бер өстәл артына җыела. Бер- беребезгә матур т еләкләр т е белән күңелле итеп вакыт уздыру рәхәтлек бирә. Бу көнне безнең зур гаиләбез – балалардан башлап ике туган, өч туган туганнарыбыз белән тәмамлап, бер өстәл артына җыела. Бер- беребезгә матур теләкләр телибез.