Өйрәнергә теләк бар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Дифиза НУРИЕВА

Ислам дине нигезләре буенча алган белемнәрен, сурәләрне хәтердән дөрес укуларын тикшерү максатыннан һәр елны балалар арасында мәчеттә бәйге уздырыла. Быелгысында исә Минзәлә мәчетенә һәм Гөлек авылындагы мәчеткә йөреп белем алучы 10 бала сурәләрне хәтердән уку буенча үз осталыкларын күрсәтте. Сүз уңаенда, Гөлек авылы балаларының әлеге бәйгедә ел саен катнашуын да әйтеп узарга кирәк. Дин нигезләренә аларны остабикә Дания Гайнетдинова өйрәтә.

Бәя биреп утыручы остазлар балаларның авазларны дөрес әйтүенә, аятьләрне өзмичә сөйләүләренә һәм иң мөһимесурәләрнең нәрсә аңлатканын (тәфсирен) әйтеп бирүенә игътибар итте. Балаларның бәйгегә зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәре күренеп тора. Һәрберсе берничә сурә белә, аңлатмасын да әйтеп бирә ала. Ә мөгаллим һәм мөгаллимәләре аларның җавапларын өстәмә мәгълүмат, кызыклы фактлар белән тулыландырып, балалар- ның белемнәрен тагын да арттырды. Нәтиҗәдә, беренче урынга кызлар арасында Чулпан Нуриева, ә малайлар арасында Камил Гайнетдинов ия булды. Барлык катнашучыларга да Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрас истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйгедә катнашучылар арасындагы үзара танышу, гәпләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Дания Гайнетдинова, остабикә: – Әлеге бәйгегә килгән һәр баланы җиңүче дип әйтергә була. Бала бер сурә өйрәнгәнме, икенеме – аз дип әйтерлек түгел. Бүген бәйгегә 3 малай, 4 кызны алып килдек. Мәчеткә йөргән бала иманлы, тәүфыйклы булып үсә. Иман юлына кереп баручы әлеге балалар, дөньяви мәктәпләрдә белем алулары, аларның ата-аналары өчен догада торабыз.

Нияз Закиров, укучы бала:

– Бәйгегә узган ел да килгән идем. Сурәләрне мәчеткә дәресләргә йөреп өйрәнәбез. Хәтердә калдыру, гарәп сүзләрен, авазларны дөрес әйтү җиңел димәс идем. Ләкин өйрәнергә теләк бар. Дания апа бик үтемле итеп өйрәтә белә, өйдә дә өйрәнгәннәрне һәрвакыт кабатлап торабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International