Прокуратура гражданнарның хокукларын яклый

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Узган 2016 елда район про­куратурасына гражданнардан төрле сораулар буенча 400 язма­ча мөрәҗәгать керде. Аларның һәрберсенә үткәрелгән тик-шерүләр һәм күрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча куелган ка­нун тәртибендә җавап бирелде. Күпчелек дәгъвалар һәм гари­залар – хезмәт, торак, җир, пен­сия фонды закончалыгы, балигъ булмаганнарның хокукларын бозу турында.

Россия Федерациясе проку­ратурасы – Россия Федерациясе исеменнән РФ Конституциясен саклау һәм РФ территориясендә гамәлдә булган кануннарны үтәүче органнарның бердәм федераль үзәкләштерелгән системасы. Озак еллар үзенең төп бурычларының үзгәрми ка­луына карамастан, прокурату­раны консерватив органнарга кертергә ярамый.

Тиз үзгәреп торган бу дөньяда һәм әйләнә-тирә мо­хитта прокуратура күзәтчелек эшчәнлеге барышында социаль организмның барлык өлкәләренә үтеп керә, проблемалы ситуацияләрне оператив төстә ачыклап, законлы вәкаләтләрдән файдаланып, аларга кичектер­гесез җавап бирә, иҗтимагый хокукый мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның гамәлләрен төзәтә.

Җинаятьләрне эзләүнең законлылыгына күзәтчелек итү булсынмы, шулай ук хокукый-җинаятьчелек өлкәсендә булсынмы, прокуратураның вәкаләтләре һәрвакыт киң булды.

Бүгенге Россиядә прокурор беренче чиратта кеше вәкаләтләрен, аның конституцион хокукларын яклый. Узган 2016 елда район прокуратурасы тарафыннан 800 дән артык канун бозу ачыкланды, аларның 500 гә якыны – хокук саклау һәм кеше иреге өлкәсендә, 300 гә якы­ны – икътисад өлкәсендә, әйләнә-тирә мохитны саклау һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә. Район прокуратурасы зур эшчәнлек алып бара һәм прокуратура хезмәткәрләре җилкәсенә зур йөк төшә, әле шуның өстенә безгә 2016 елда штатның 20 % ка кыскартылуын кичерергә дә туры килде. Шуңа да карамастан, безнең коллектив тулы энер­гияле һәм үз иленә, халкына булышырга әзер.

2017 елның 12 гыйнварында Россиядә прокура­тура органнары оешуга 295 ел тулды, прокурату­ра хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп ү тәләр.

Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, үз эшчәнлекләрендә уңышлар телим.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International