Кругловлар күтәргән мәктәп

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Мәктәпнең беренче директоры энергиясе ташып торган комсомол Валентин Петрович Круглов булган, 8 ел эшләү дәверендә авылны үстерүгә бөтен көчен биргән. Аның җитәкчелеге астында җимерек байлар йорты (помещик Пальчиков йорты) торгызылган һәм матур мәктәп бинасы­на әверелгән. Валентин Круглов укытучы Л.Шамин белән бергә СССР Югары Советы депутаты О.Шмидтка хат язган, мәктәпне реконструкцияләү эшен оештыруда хәлиткеч роль уйный.

1934 елда Николаевка, Рус Каран, Иске Тамбовка, Яңа Тамбовка, Уртамак авылы балалары якты һәм иркен җидееллык мәктәптә укый башлыйлар. Мәктәп директоры булып Валентин Круглов билгеләнә, әмма 1941 елда аның барлык планнары бозыла. Валентин Петрович Ватаныбыз­ны фашист илбасарларыннан саклый, М.А.Круглова (аның яшь хатыны) үлгән хәбәрен ала. Ул кадерле кешесенең үлемен бик авыр кичерә (Круглова вафат булганнан соң туганнары сандыкта фронттан килгән хатларны табалар). Иренең эшен дәвам итә, мәктәп директоры булып 1975 елга кадәр эшли.

1962 елда мәктәп сигезьеллыкка әйләнә. Ата-аналар һәм укучылар Мария Александровнага намуслы, тырыш, үз эшенә бирелгән кеше буларак табыналар. Аның бөтен гомере мәктәп белән бәйле.

Мәктәпкә һәрвакыт укытучылар белән уңыш елмая, болар максатчан, ару-талуны белмәгән хезмәткәрләр А.Николаева, Б.Смирнов, Л.Шамин, А.Малыков, Т.Новикова, Г.Бакеева, С.Бывальцева, башлангыч сыйныф укытучылары В.Рыбакова, Н.Шакирҗанова һәм башкалар мәрхәмәтлелек орлыклары салдылар. Укытучының 30-40 ел стажы бул­мыйча мәктәптән башка тормышны белми.

Элегрәк елларда мәктәп коллективын җитәкләгән ди­ректорлар Л.Груздев, Н.Киреев, Л.Бакеева, Е.Ковалева, С.Кузнецов хәзер мәктәпне яшь, энергиясе ташып торган директор С.Белянинова җитәкли, аннан алда эшләүчеләрнең эшен дәвам итә. Күп кенә укытучылар (50%) туган мәктәпләрен тәмамлаганнар.

2002 елда мәктәп ишелеп коллективны тагын да берләштерде. Мәктәп – авылыбызның бер өлеше. Укыту­чылар һәм мәктәп – бербөтен. Уңышларга шатланабыз, уңышсызлыкларга көенәбез. Тормыш үз агымы белән бара, үзгәрешләр була, карашлар, принциплар үзгәрә, ә мәктәп – мәңгелек.

Патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелде һәм бирелә. Ветеран укытучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар патриотизм рухында тәрбияләнгәннәр. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Әфганстанда, Чечняда батырларча көрәштеләр. Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куел­ган һәйкәлне карап торалар, геройлар аллеясы утыртты­лар. Боларның барысы да “үткәрдем” өчен генә уздырыл­мый, җиренә җиткереп башкарыла. Сугыш кырында һәлак булган беренче директор Валентин Кругловның исемен мәктәпкә бирү турында сорау килеп тугач, С.Кузнецов: “Лаеклы кешеләр бик күп, ә мәктәп бер генә”, – диде.

2016 елның маенда гражданнар җыенында, анда рай­он башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район советы депутаты А.Леванов, авыл җирлеге башлыгы Әскать Ну­риев, барлык педагоглар, укучылар, халык бертавыштан мәктәпкә исемне бирмәскә, ә Николаевка авылының су­гышчан дан музеен булдыру турында карар кабул иттеләр, анда аерым урын С.Кузнецовка биреләчәк. Моңа нигез са­лынды. Моның белән авыл җирлеге башлыгы Әскать Нури­ев да кызыксынган, шуңа күрә һәр авыл клубында музей булырга тиеш. Николаевка авылында моңа мөмкинлекләр бар, музей оештырырга энтузиастлар да җитәрлек. Мон­дый изге эшне финанслауга иганәчеләр дә табылыр. Баш­та сугышчан дан почмагы булдырылды. Хәзерге заман балалары әзергә-бәзер тормыйча, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, ззләнергә, иҗат итәргә тиешләр. Музей булдыру авыр процесс, әмма бик мөһим һәм кирәкми

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International