Законнарның төгәл, тайпылышсыз үтәлүе өчен

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Матур өметләр, якты хыяллар белән Яңа, 2016 елга аяк бастык. Елның беренче көннәрендә үк, 12 гыйнварда , прокуратура органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Шушы уңайдан без район прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Феликс ХАФИЗОВ белән әңгәмә кордык. Сораштырды – Флүрә МУСИНА – Быел Россиядә прокуратура органнары оешуга 294 ел тула. Җәмгыятебездә барган вакыйгалар, үзгәрешләр законлылык сагында то- ручылар эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмый. Феликс Эдуардович, әйтегез әле, хәзерге вакытта прокуратура органнары өчен өстенлекле бурычлар нидән гыйбарәт? – Россия законнарының төгәл, тайпылышсыз баш- карылуына күзәтчелек итү – прокуратураның иң мөһим бурычы. Әлбәттә, безнең илебез кичергән һәрбер тарихи чор әлеге эштә конкрет өстенлекле юнәлешләрне бил- гели. Хәзерге кебек икътисадый тотрыксызлык хакимлек иткән, уңайлы булмаган тышкы сәяси шартларда, икътисадый эшчәнлек һәм эшмәкәрлек, нормаларны саклау өлкәсендә законлылыкны ныгыту, гражданнарның конституциядә каралган хокукларын һәм ирекләрен саклауга, терроризмга һәм экстремизмга каршы торуны тәэмин итүгә кагылышлы бурычлар безнең эшебезнең төп юнәлешләренә әверелә бара. Моннан тыш коррупциягә каршы тору буенча чаралар һәрчак актуаль булды һәм шулай булып кала да. Җинаять-процессуаль законлылыкны күзәтү эшчәнлеге элеккечә безнең эштә зур блок булып кала. – Узган ел район прокуратурасы тарафыннан күпме закон бозу очрагы ачыкланды, шуларның күпмесе эшмәкәрлек хокукларын саклауга, күпмесе икътисад өлкәсенә кагылышлы?

– 2015 елда район прокуратурасы тарафыннан 1100 закон бозу очрагы ачыкланды, шуларның 375е – икътисад өлкәсендә, 125е – эшмәкәрләрнең хокукла- рын саклау, 102се – экология өлкәсендә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау өлкәсендәгеләре – 600дән артык. һәрбер ачыкланган закон бозу очрагы буенча тиешле чаралар кабул ителде, шул ук вакытта тикшерү материаллары буенча 7 җинаять эше, 39 административ эш кузгатылды, судка 155 иск бирелде, 200дән артык кеше башка төрле җаваплылыкка тартылды. Узган 2015 ел дәвам итүче икътисадый кризис фонында җинаятьчелекнең сизелерлек үсеше белән характерланды. Җинаятьчелек структурасында барыннан да бигрәк милекчелеккә карата урлашу һәм мошенниклык кылу, шулай ук шәхескә карата көчләү- көнкүреш җинаятьләре: кыйнау, белә торып сәламәтлеккә зыян китерү, үтерү белән янау кебек җинаятьләр үзен сиздерде. – Хокук саклау орган- нары мәгълүматларына караганда, безнең район территориясендә мошенниклык гамәлләре ешайган. 2015 елда гына да шушындый фактлар буенча 11 җинаять эше ачылган. Мошенникларның гражданнарны алдау схемалары төрлечә. Сез ничек уйлыйсыз, мошенниклык очракларын ничек туктатырга яисә киметергә мөмкин? – Кешелек тарафыннан мошенниклыктан универсаль ча- ралар уйлап табылмаган әле. Алар елдан ел үткенрәк, технологик ысуллар белән эш итәләр. Шуңа күрә дә гражданнарга һәрвакыт сак булырга, мошенниклар җәтмәсенә эләкмәскә тырышырга киңәш итәм. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәгълүматларны да игътибарсыз калдырмагыз. Чөнки мәгълүмат чаралары акча талауның яңа ысуллары, шулай ук алардан зыян күрүчеләр хакында оператив рәвештә хәбәр итеп баралар. – Республика җитәкчелеге тарафыннан безнең районның автомобиль юлларында юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә үлемнең югары булуы билгеләп үтелде. Сәбәбе автомобиль йөртүчеләрнең дисциплинасызлыгында, үз-үзләренә артык ышанучанлыгында, югыйсә, законнар да каты бит инде. Бәлки автомобиль йөртүчеләр арасында профилактика чаралары тиешенчә үткәрелмидер? – Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә автомобиль юлларында үлемнең югары булуын аерым билгеләп үтәсе килә. Әйе, алар автомобиль йөртүчеләрнең дисциплинасызлыгы, үз-үзлә- ренә ышанучанлыгы һәм законны хөрмәт итмәүләре нәтиҗәсендә: тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу, рульгә алкоголь кулланган килеш утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү һ.б.лар. Шуңа күрә дә прокуратураның өстенлекле бурычлары – җинаятьчелек белән көрәштә һәм гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тарту буенча хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм консолидацияләү. Автомобиль йөртүчеләр ара- сында алып барыла торган аңлату һәм тәрбия эшләренең ДТП күләмен киметү буенча йөз процент уңай нәтиҗә бирмәве белән килешәм. Күпчелек сәбәпләре кагыйдәләрне кон- крет бозучының гомуми культу- расы, әхлаклылыгы, дисципли- насы, юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга карата хөрмәте булмауда. Моны юлларда ДПС постлары һәм камералар санын арттырып кына тәрбияләп бул- мый. Закон үтәүчеләрне кече яшьтән үк тәрбияли башларга, һәм аны онытканда бер түгел, бәлки әледән-әле үткәреп то- рырга кирәк. Минем фикер шундый. Халык белән аралашу да безнең өчен зур әһәмияткә ия, моңа гражданнарны шәхси кабул итү юлы белән дә, прокуратурага кергән яз- мача мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү, массакүләм җәмәгатьчелек чараларында катнашу белән дә ирешелә. – Мөрәҗәгатьләр дигәннән, узган ел гражданнардан күпме мөрәҗәгать керде. Минзәләлеләр бигрәк тә нәрсәдән зарланалар? – 2015 елда прокуратурага гражданнардан 445 мөрәҗәгать керде. Минзәләлеләрнең гозер- ләре төрле проблемаларга кагылышлы. Күбесе хезмәт, торак, җир, пенсия, гаиләгә кагылышлы закончалыклар бозылуга бәйле. Аларның саны елдан-ел арта баруга карамастан, безнең тарафтан бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый. Шунысы да бар, тикшерү бары- шында бар очракта да теге яисә бу закон бозу фактлары расланмый. Статистика күрсәткәнчә, безгә кергән жалобаларның дүрттән беренә якыны гына нигезле дип табыла. Күп оч- ракларда без гражданнарга законнарның асылын аңлату белән чикләнәбез яки аларның мөрәҗәгатьләрен тикшерү өчен башка компетентлы дәүләт ор- ганына (полициягә, тикшерү ко- митетына, район хакимиятенә) адреслыйбыз. Район прокуратурасы тарафыннан зур эш алып барыла. Көн тәртибендә һәркөнне хәл ителергә тиешле проблемалар аз түгел. Бүген район прокуратурасында хезмәт итүче коллектив югары профессиона- лизмга ия булуы, эшкә намус- лы карашта торуы өстенә, үз ветераннарына хөрмәт белән каравы һәм игътибарлы булуы белән дә аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International