Күзкәй авылы кызы Дания Шәйхразиеваның яшәеше, язмышы туган төбәге белән бәйле. Кечкенәдән әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Хезмәт юлын, мәктәпне тәмамлауга ук Күзкәйдә сыер савучы буларак башлый. Бераз эшләгәч, Урыс авылы егетенә кияүгә чыга һәм шул көннән бирле савымчы. Башта Урыс авылы фермасында, аннары “Органик групп-Чулман” идарәче компаниянең Тулбай товарлыклы-сөтчелек фермасында хезмәт куя. Үзе сава торган сыерлардан сөт савып алуны елдан-ел арттыру максатын куеп эшли. Былтыр ул алардан 190 тоннага якын сөт савып алды. Тулбай авылы фермасында алар барысы дүрт савымчы. Ләйсән Мөбәрәкова, Нурия Фатыйхова, Рушания Мөхәммәтшина белән уртак тел табып, бер-берсенә ярдәмләшеп, ярышып эшлиләр. Хәзер фермада сөтне чиләк белән күтәреп йөрисе юк, сауган сөт сөтүткәргеч аркылы туп-туры танкерга китә. Дания ханым эштән зарланмый, һәрбер сыерын исемләп дәшә, алардан башка үзен күз алдына да китерми. Ул узган ел үзенә таналар төркеме җыйды, ә сыерларын Нурия Фатыйховага тапшырган. Таналар дигәннән, аларны өйрәтү бик җиңел түгел, һәрберсенең үз холкы, үз гадәте бар. Шулай булса да, уңган савымчы бирешми, үз дигәненә ирешә.