Күпләрегез игътибар иткәндер, Яңа ел бәйрәме алдыннан район администрациясе каршында кар сыннары урынына төрле фигуралар пәйда булды. Әлеге фигураларны шәһәребезнең коррекция- интернат мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләр ясадылар. Бу фигураларны ясау өчен Владимир Сергеевич Никитин, Вячеслав Александрович Суздалев мәктәптә кул астында булган фанерадан каркасларын беркетәләр. Каркасны җыйганнан соң эчендәге куышлыкка салам тутырылган капчыкларны урнаштыралар. Аннары күбек сиптереп фигуралар рәвешенә китерәләр. Фигура әзер булгач кисү, рәсем сәнгате, башлангыч класслар укытучысы һәм декоратив кулланма сәнгать түгәрәген алып баручы Светлана Степановна Махмутова баллонлы аэрозоль белән сиптереп буйый. Бер фигураны ясарга өч көн вакыт кирәк булган. Булдыклы хезмәтчәннәр Яңа ел алдыннан гына да район администрациясе каршына 6 төрле фигура, ә үзләренең мәктәп янына Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар бабай фигурасы ясап куйдылар. Бу уңганнар ясаган фигуралар мәктәп яны территориясен бизәп торалар, мәктәптә укучы балалар ял итү зонасында фигураларга карап сокланалар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, алар ясаган фигуралар яңгыр яуганда һәм җылы кояш астында эреп бетмиләр. Яңа ел алдыннан коррекция ин- тернат-мәктәбе тантаналы төстә 65 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда видеорепортажны menzela.ru сайтыннан карый аласыз.