Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында Чыршы бәйрәме узды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында Чыршы бәйрәме узды.

Интернат хезмәткәрләре белән берлектә әлеге бәйрәмне “Веста” яшьләр үзәге бик күңелле  итеп оештырды. Әби-бабайлар әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы белән белән бергәләп чыршы тирәле әйләнеп җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, биеделәр. Интернат директоры Исмәгыйлова И.Н. картлар һәм гарипләр йорты эшчәнлегендә актив катнашкан, ярдәм иткән әби-бабайларга мактау кәгазьләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International