Тауасты Байлар авыл җирлеге карамагындагы Тауасты Байлар, Дәвек, Мияш авылларында яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен байтак авылларга үрнәк итеп куярга мөмкин. Халкының актив эшчәнлек алып баручылары күп булуы белән дә аерылып тора әлеге җирлек. Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев белән әңгәмәбез авыл тормышы, фермер хуҗалыклары эшчәнлеге, шәхси секторга ярдәм итү мәсьәләләре хакында.
– Илшат Рафаэлович, районда сезнең җирлектәге кебек халкы эшмәкәрлектә актив булган авыл җирлекләре бар. Төрле милек формасына караса да, җирлектәге халыкның эшкә мөнәсәбәте җитәкченең хезмәтне оештыра белүенә бәйледер бит. Әллә башка сәбәп бармы?
– Сорауга үзегез дә җавап бирдегез бит инде. Без җирлектәге КФХлар белән аңлашып, киңәшләшеп эшлибез. Әле кайчан гына халыкта “Авылны макта да шәһәрдә яшә” дигән әйтем бар иде. Әмма моны безнең җирлеккә карата кулланып булмый. Җирлектәге авылларыбыз бүген һич тә заманча шәһәрдән калышмый. Иркен яшәүнең сере, мөгаен, халыкның матуррак дөнья көтәргә омтылуындадыр. Бездә халык эш белән тәэмин ителгән, лаеклы хезмәт хакы түләнә. Тик бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк – кеше үзенең хезмәте өчен түләүне тулысынча алырга тиеш. Җирлектәге хуҗалыкта һәм КФХларда эш яхшы бара, түләү дә әйбәт. Хәзер эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәм итә, фәкать шул ярдәмне файдалана белү җитешми. Эшмәкәрлек өлкәсендә бүген күбрәк яшьләр, атап әйткәндә, 30- 40 яшьлекләр юл сала. Шул ук вакытта яшьләребез арасында үз эшен башларга тәвәккәлләмичә торучылар да җитәрлек. Югыйсә, бүген кемнеңдер китереп биргәнен көтеп утыра торган заман түгел. Бүген – тәвәккәлләр заманы. Ә бит уйлап карасаң, күпме яшь кеше авылдан шәһәргә эш юклыкка сылтап чыгып китә. Минем карашка, үз бизнесыңны башлар өчен авылдан да кулайрак җир юк. Телисең икән, умартачылык белән шөгыльлән, теләсәң, кыяр-помидор үстер, телисең икән – мал асра. Бер сүз белән әйткәндә, эш аяк астында уралып ята. Өстәвенә, үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт программалары бар.
“Эше барның – ашы бар”, дип халык юкка гына әйтмәгән. Безнең барлык тырышлыгыбыз, башкарган хезмәтебез халыкны эшле дә, ашлы да итүгә юнәлтелгән.
– Программада катнашучылар арасында ит һәм сөт терлеген тотучылар саны арта бара. Җирлектәге к р е с т ь я н - ф е р м е р х у җ а л ы к л а р ы н ы ң эшчәнлегенә тукталып китсәгез иде.
– Безнең КФХлар һәм шәхси хуҗалыклар карамагында 1000 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 238 башы – савым сыерлары. Тауасты Байлар авылы халкының бер өлеше сөтне Минзәлә шәһәрендәге оешмаларда эшләүчеләргә китереп сата. Һәрберсенең үз клиенты бар, сөтен аертып каймак итеп, катык, эремчек белән дә сәүдә итә. Калганнары сөт җыючы эшмәкәр Зөлфия Харисовага тапшыра. Бу эшмәкәр көн саен халыктан 1,5 тонна с өт җ ыя. Б ездә Мәгъфүр Лотфуллинның 10 баш савым сыеры бар, ул тиздән гаилә фермасы оештырачак, моның өчен ул 24 баш савым сыерына исәпләнгән торакны төзеп бетерде.Шулай ук Рөстәм Мәүҗиев тә 35 баш үгез симертүгә алынды. Наил Ибраһимов үз КФХсында мөгезле эре терлекләр симертә, лизинг грантка МТЗ-82 тракторы сатып алды. Ул авылдашларына һәм җирлектәге хуҗалыкка транспорт хезмәте дә күрсәтә, җирләрен сөреп бирә, экскаваторы белән чокырлар казый. Те р л е к л ә р симертү өчен сарай төзеде, к и л ә с е елга шәхси я р д ә м ч е х у җ а л ы г ы н үстерү буенча 200 мең сум күләмендә дәүләттән ярдәм алачак. Шулай ук “Илнур” КФХсы да сөтчелек буенча 200 баш савым сыерына исәпләнгән сарай төзеде, дәүләттән шактый гына саллы ярдәм алды. Хәзерге вакытта монда 220 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 120 башы савым сыерлары,100 баш тана һәм 50 баш сарык бар.Безнең бу КФХның 3 яхшы комбайны, өч тракторы, бер чәчү комплексы бар. Гомумән алганда, бер мең гектар җирен эшкәртү өчен бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасы җитәрлек. Әлеге КФХның җитәкчесе – Язкәр Биҗанов. 2015 елда 130 гектар көзге бодайның, 435 гектар сабан бодаеннан 27 центнер, 335 гектар арпадан 29 центнер уңыш җыеп алды. Бу КФХда эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 20-25 мең сум тәшкил итә.Тагын бер эшмәкәребез – Фаяз Шайхетдинов 2013 елда 700 мең сум күләмендә грант отып үзенең умарталыгын ныгытты. Аның тормыш иптәше үзләре җитештергән балдан чәк- чәк пешереп сата һәм ул Минзәләдә, Чаллыда үткән ярминкәләрдә бик теләп катнаша. Ул пешергән чәк-чәкләрне Төркия, Испаниягә дә алып киттеләр. Эшмәкәр Рәсүл Галиевнең дә 100 гектар җире бар, ул анда бодай, арпа культуралары үстерә, җитештергән икмәген авыл халкына һәм дәүләткә сата.
Тауасты Байлар авылында ташландык хәлдәге ике торак бар иде. Аны Ильяс Галиев КФХсына бирдек, хәзер ул аны ремонтлады һәм 200 баштан артык курдюк токымлы сарыклар үрчетә, киләчәктә сарыкларның баш санын 500гә җиткерәчәк. Бу КФХда симертү өчен 20 баш мөгезле эре терлек тота, әле ул атчылык белән дә шөгыльләнергә уйлап тора, алдагы елларда монда 100 баш ат булачак. Рөстәм Давлетовка алты гектар җирдә урнашкан элеккеге машина трактор паркын бирдек, ул анда гидравлик насослар ремонтлаячак. Гомумән алганда, безнең КФХларда 100 дән артык эш урыны булдырылган. Нигездә, эшкуарларга һәм үз эшен ачарга теләүчеләргә мәгълүмати консультатив һәм финанс ярдәме күрсәтәбез. Финанс ярдәме бизнеска башлангыч чорын һәм лизинг түләүләренең бер өлешен субсидияләүләрне үз эченә ала. Бүгенге көндә 14 КФХ исәпләнә, алар Россия Пенсия фондына гына да елга 1 миллион сум акча күчерәләр.
Тауасты Байлар авылын к иңәйтү ө чен 1 0 г ектар җ ир б үлеп а лынды, анда электр үткәрелгән. Биредә 85 йорт төзү планлаштырыла, шуның 20се төзелгән инде.