Гражданнар кабул ителә

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 11 ае эчендә Минзәлә муниципаль район Советын һәм башкарма комитетына 728 мөрәҗәгать керде, шуларның 55 е – “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасы аша керде. Сораулар категориясенә килгәндә, территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, юлларның торышына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күпчелекне тәшкил итә.

Россия Президенты карары нигезендә ел саен Президентның кабул итү бүлмәсендә, федераль окру­гларда һәм административ үзәкләрдә, территориаль органнарда, субъектлардагы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында гражданнарны кабул итү оештырыла.

Гариза бирүчеләрне кабул итү уздырыла торган адреслар буенча мәгълүмат Россия Федерация­се Президентының рәсми сайтында, “Мөрәҗәгать” бүлегенең “Шәхси кабул итү” битендә (http//Ietters. kremlin.ru/recetions), шулай ук тиешле дәүләт орган­нары һәм җирле үзидарә органнарының интернет челтәрендәге рәсми сайтларында бирелә.

Быел Гомумроссия гражданнарны кабул итү 14 декабрьдә, 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, Минзәлә районы прокуратурасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International