Бик сәләтле, бар яктан да булдыра. 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Ильинична Троицкая хакында шулай диләр һәм ул моңа чыннан да бик лаек.
Заманында шәһәребездәге педагогия училищесын кызыл диплом белән тәмамлый ул. Соңгы курсында укыган чакта ук, яхшы укучы студентка буларак, мәктәптәге декрет ялына китүче педагогны алыштыра.
Вера Ильинична – ТРның атказанган укытучысы, югары квалификацион категориягә ия. Безнең 1 нче урта мәктәптә эшләвенә 36 ел. Район һәм мәктәп укытучылары арасында зур абруй казанды, остазга һәм зирәк киңәшчегә әверелде. Үзенең хезмәтендә ул балаларны укытуның инновацион ысулларын куллана, һәрчак иҗади эзләнүдә.
Чыгарылыш укучыларының имтиханнарда югары баллар туплавы, яхшы билгеләр алуы – укытучының зур хезмәт нәтиҗәсе. Вера Ильиничнаның укучылары арасында да БДИда 100әр баллга ирешүчеләр бар. Моңа карап укытучының нәтиҗәле эшчәнлеге бәяләнә.
Укытучы эшенең тагын бер күрсәткече – фән олимпиадаларында җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар. Вера Троицкаяның укучылары Анастасия Михайлова, Юлия Панкратова, Олеся Куприянова, Айзирә Мусина рус теленнән төрле елларда республика олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. Олеся 2012 елда Бөтенроссия олимпиадасы дипломанты булды.
Хезмәттәшебезнең күпьеллык тырыш хезмәте өчен бүләкләре бихисап: ул “Иң яхшы укытучы” Бөтенроссия конкурсы номинациясендә җиңүче, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” билгесе, республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Вера Ильинична нинди эшкә тотынса да, югалып калмый торган, кызыксынучан кеше. Шигырьләрне аннан да оста, сәнгатьле итеп укучы бар микән, шуның өчен дә ул район күләмендә үткәрелүче чараларда, концертларда еш чыгыш ясый. Моннан тыш ул менә дигән режиссер да, аның укучылары төрле кызыклы теат- раль постановкалар әзерлиләр, мәктәптә уза торган иң мавыктыргыч чаралар аның катнашында уза.
Вера Троицкая – балаларына яраткан әни һәм әби. Өч баласына яхшы тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына озатты. Алар да әниләре кебек тырыш, хемәт сөючән.