“Олимп” теннис үзәгендә республика районнары арасында өстәл теннисы буенча ТР чемпионаты узды.
Әлеге ярышларның безнең районда беренче тапкыр гына узуы түгел. Әйтик, узган ел чемпионатта 22 команда катнашкан булса, быел 15 команда гына теләк белдерде. Өч көн дәвамында барган көч сынашуда Саба командасы ла- еклы беренче урынга чыкты. Алексеевск – 2 нче урында, Әлмәт – 3 нчедә.
Минзәлә командасы нәтиҗәләре дә начар түгел: 6 нчы урынга ия булды. Шәхси беренчелектә техникум студенты Илдан Латыйпов 4 нче, ә Фәния Григорьева 7 нче урынны яулады.