Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре патронажда торучы балалар белән берлектә “Юл иминлеген өйрәтүче мәктәп” дип исемләнгән чара уздырды.
Алия ГАРФЕЕВА, социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч
Балаларның юл иминлеге кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү максатыннан уеннар һәм конкурслар оештырылды. Һәр бала кагыйдәләрне иптәшеннән күбрәк белүен күрсәтергә тырышты, иҗади фикерләү таләп ителгән ярышларда да балалар үзләренең сәләтләрен ачып салдылар.
Очрашуга килгән юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор, полиция лейтенанты М.Гарфеев балалар белән җанлы әңгәмә корды. Белгән кагыйдәләрне өйләрендә ныгыту өчен һәрберсенә белешмәлекләр таратты.