Табиблар җитми, яңа мәктәп, балалар бакчасы да кирәк

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәләдә гражданнарны кабул итү вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясовка сәламәтлек саклау, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре әнә шундый социаль характердагы мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать иттеләр.

Депутатка шәхси кабул итүгә килүче гражданнарның күбесе торак проб- лемасын хәл итүдә ярдәм сорап килүчеләр иде. Шу­лай ук хезмәт ветераны алу, пенсия мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Кабул итүдә шулай ук район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр бу­енча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Яга­фаров, башка служба җитәкчеләре катнашты. Кабул итү “Бердәм Рос­сия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Еле­на Сысоева катнашында барды.

Авыл хуҗалыгы тех­никумы директоры Эльвира Фаттахова техникумның укыту-про­изводство эшчәнлеге белән таныштырды, ре­сурс үзәге кирәклеге ту­рында әйтте. Район үзәк хастаханәсенең баш таби­бы Илдар Мансуров яңа балалар поликлиникасы төзелеш проектын тормыш­ка ашыруда ярдәм таләп ителүе, табиблар җитмәве турындагы проблеманы күтәрде.

2 нче урта мәктәп ди­ректоры Рөстәм Ялаев бүгенге көндә шәһәрдәге өч мәктәптә икенче сме­нада 200 дән артык бала укый, ә 6-7 елдан аларның саны 800дән артып китәчәк дип ата-аналарның һәм укытучыларның үтенечен – Садак бистәсендә яңа мәктәп төзү кирәклеген әйтте.

6 нчы балалар бакча­сы мөдире Татьяна Го­лякова шәһәрнең әлеге Заводской яки Элева­торный микрорайонын­да яңа балалар бакчасы төзү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова авылдашларының Түбән Тәкермән авылында һәм ике авыл арасындагы юл төзелешенә кагылышлы үтенечен җиткерде.

Радик Сабитович мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен игътибар белән тыңлады, аларны тиешле инстанцияләргә җиткерергә вәгъдә итте, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәчәген әйтте. Гражданнарны кабул иткәннән соң Россия Дәүләт Думасындагы һәм ТР Дәүләт Сове­тындагы “Бердәм Рос­сия” депутатлар фрак­циясе белән Минзәлә муниципаль районы вәкаләтле органы ара­сында социаль-икъти­садый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү ту­рындагы килешүгә кул куелды.

Радик Ильясов, РФ Дәүләт Думасы депута­ты:

– Беренче тапкыр Минзәлә шәһәре белән та­нышуым 1973 елда бул­ды. Соңгы 5-6 елда зур үзгәрешләр кичергәнлеге күзгә ташлана, төрле программалар буенча зур төзелешләр алып барыла. Ике балалар бакчасында булдык. Алар менә дигән итеп төзелгән, җиһазланган. Дөрес, берьюлы бары­сын да хәл итеп булмый, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Иң мөһиме – район хакимиятенең омтылы­шы, районның теге яки бу дәүләт программасына керүе һәм шуның буенча эш алып барылуы. Болар бар да Минзәлә халкының социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Район җитәкчелеге һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең якын елларда мәктәпләрдә урыннар җитмәячәгенә, икенче смена­да укытуның проблема булуына борчылуы да урынлы. Мәсьәләне тикшереп, тиешле ми­нистрлыкларга һәм республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Мәктәпләр төзү һәм ка­премонтлау, шулай ук торак төзелеше буен­ча программаларның киләчәктә дә дәвам итүе куандыра. То­рак дигәннән, бүген мөрәҗәгать итүчеләрнең дә бер өлеше үзләренең хокуклары турында бел- миләр, программалар турында хәбәрдар түгел, яисә инде соңарган. Аларга ярдәм итү, проблемаларын хәл итү юлла­ры табылыр, торак белән тәэмин итү яисә киерен­келекне киметү буенча эшләр башкарылыр дип уйлыйм.

Табиблар мәсьәләсенә килсәк, совет чоры си­стемасы кебек, ВУЗ тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә җибәрү бик катлаулы хәзер, чөнки уку коммерция нигезендә. Монда башка механизм табарга кирәк. Әйтик, идарә итүнең түбәндәге звенолары тәкъдиме, со­равы буенча торак белән тәэмин итү, субсидияләр, льготалар куллану һ.б.лар. Минемчә, бу юнәлештә хәлдән чыгу юлы табылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International