Муниципаль хезмәткәрләр арасында Татарстан спартакиадасы быел да үтәчәк.
Мамадышта волейбол командаларының зона ярышлары үтте. Безнең волейболчылар үз төркемнәрендә икенче урынны алганнар иде. Әмма финалга барып җитә алмадылар. Мамадышта спорт объектлары күп булмаса да командалары көчле икән – беренче урынны алдылар. Быелгы ярышларның төп үзенчәлеге шунда – һәр уенның куелган таләпләргә җавап бирүе ныклы контрольгә алынган. Шундый контроль булмау аркасында районда командалар арасындагы ярышларның кызыксындыру көче бетте.