“Мензелинские зори” агрофирма- сында эшләгән комбайннарны урак тәмамлануга Чаллы КХПсына кышкы саклауга илтеп куялар.
Агрофирманың алдынгы механизаторлары: Зиннур Гыйльфанов, Айрат Мөбәрәкшин, Рунар Насыйров, Дамир Гардисламов көзге кыр эшләре тәмамлануга Чаллы КХПсына илтеп куйган “Акрос” комбайннарын капиталь ремонтлауга тотындылар һәм алар ике комбайнны сүттеләр, кирәкле запас частьлар куеп төзекләндерделәр, сафка бастырдылар.