Дуслык күпере

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Шушы үткән тарихыбыз безнең

Татар халкын бергә туплады.

Җиңүләрдә дан – шөhрәткә күмеп,

Тынычлыкны илем яклады.

4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат – бердәмлек, татулык – күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек, татулык туган илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Бердәмлек көне уңаенннан ике авыл – Яңа Мәлкән һәм Калморза авыллары үзешчәннәре “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт программасы белән Калморза авылы халкын сөендерделәр. Бәйрәм программасы җыр – биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Яңа Мәлкән авылы үзешчәннәре калморзалыларга матур җырлар, биюләрне шигырь юлларына төреп, күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткерсәләр, Калморза үзешчәннәре авылдашларын “хәрәкәттә – бәрәкәт” дип, матур биюләре белән сөендерделәр. Чыннан да бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмиләр икән, бергәләп оештырылган бәйрәм, миңа калса, икеләтә күңелле үтте, калморзалылыр да бик кәнәгать булдылар – чын күңелдән рәхмәтләрен җиткереп, тагын кунакка чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International